Бирдебәк — Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районындагы авыл.
Географиясе Бирдебәк Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 94 чакрым, ә район үзәге Балык Бистәсеннән төньяк-көнчыгышка таба 36 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..
Тарих Авыл бик борынгылардан: Казан ханлыгы чорында ук нигезләнгән. “Безнең Бирдебәк авылы 65 хуҗалыктан торган бәләкәй генә бер матур авыл. Аның халкы да бик әйбәт, эш сөючән (1951 елдан 1986 елга кадәр бригадир булып эшләдем, шуңа беләм). Мин 1926 елны урта хәлле крестьян гаиләсендә туганмын. 1937 елны миңа 11 яшь булган. Шушы 1937 елның җәендә 65 хуҗалыклы бәләкәй генә авылдан 11 кешене колхоз председателе белән бергә төнлә килеп, машинага төяп алып киттеләр. Колхозда иң алдынгы, эш сөюче кешеләрне... Менә алар: Рамазанов Әхмәтша /колхоз председателе/ Рамазанов Сөйләйман /председательнең абыйсы/ Шәрәфиев Гыйльми Хафизов Вәлиулла /әти/ Абдуллин Вәли Хәмитов Зиннәт Шаһиев Габдрахман Мөбәраков Хуҗа Салихҗанов Зәкиҗан Хәбибулла бабай Зыятдин бабай Җиһаншин Менә боларның соңгы икесеннән кала колхозда эшләп туймас кешеләр иде. Колхоз председателеннән кешеләр сорыйлар, (”халык дошманнарын” – Ф.Б.) ул, бездә андый кешеләр юк, дигәч, үзен дә алып китәләр. Монда 4 кеше катнашында бу исемлекне бирәләр. 3 ай үткәч, шушы 4 кешегә (шаһитлар – Ф.Б.) чакыру кәгазе килә, Алабугадан була бу. Авыл халкы да бу 4 кеше артыннан күзәтеп бара, болар Алабугадагы зур төрмәгә киләләр. Шулай итеп, безнекеләр теге 11 кешенең кайда утырганнарын белеп кайталар, аларны күздән югалтырга ирек бирмиләр. Безнекеләрдән сорау алулар, төрле җәберләүләр шушы Алабуга төрмәсендә була. Әти мәрхүм кайткач андагы җәберләүләрне яшенә буылып сөйли дә алмый иде. Төрле сөйләшмәгән сүзләрне сөйләдем дип әйт, кулыңны куй, дип көнгә 3-4 мәртәбә сорауга алып кереп, кыйнап камерага китереп ташлый торган булганнар. Монда нач.милицияме, НКВДмы, Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылыныкы Садыйков, тагы самый башлыклары Тегермәнлек авылыннан Гатауллин, Саба районыннан Илдарханов – менә минем истә калганнары. Җәберләүче ерткычлар. 38-39нчы елларның берсендә җәй көне Чистайда суд булды, 12-10-8 еллар төрмәгә утыртырга карар чыгардылар. Шуннан соң безнекеләр Верховный Советка шушы суд күчермәсе белән кеше ялладылар, 39-40 елның кышында икешәр, өчәр булып барысы да котылып кайттылар. Хәбибулла бабай гына кайта алмады. Верховный Советка биргәннән соң, Кызыл-Йолдызга алып кайттылар барысын да. Авылдан бик күп кешеләре чакырып сорау алдылар, бу кешеләр кемнәр, эшлиләрме, чыгышлары ничек, дип. Менә шунда әле дә хәтеремдә, әтиләргә ашарга (передача) алып барган идек. Мин, бала булгач жәлләп передачамны алыр дип, Садыйковка кердем. “Бирәм мин аңа передача, чукынып үлсен!” дип арт якка аягы белән тибеп чыгарды. Хәзер дә күз алдымда... Шул кеше райкомда парткомиссиядә эшләде, конференцияләрдә президиумда утырталар иде, партия форумының дәрәҗәсен төшереп. Әле персональ пенсионер түгелме икән? 22 ай утырдылар, бар да хәтердә... Вәлиуллин Хәйдарша, Балык Бистәсе районы, Бирдебәк авылы.” Демография
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны
Халык саны18591897190819201926193819581970198920022010260489549655577520326359204179 Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 109 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 98,17%, шул исәптән керәшен татарлары — 20,18%, башка халыклар — 1,83%.
Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 4.0 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Искәрмәләр
Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ. Вәлиуллин Хәйдарша истәлекләреннән