Сембер (Ульяновск) округы () — Урта Идел өлкәсе (1929 елның 20 октябреннән — Урта Идел крае) составындагы административ-территориаль берәмлек. 1928—1930 елларда гамәлдә торган. Тарих Сембер округы 1928 елның 14 маенда төзелә. Аның составына юкка чыгарылган Ульяновск губернасының Ульяновск һәм Карсун өязләре һәм Самар губернасы Мәләкәс өязенең өлеше кергән.

1930 елның 30 июлендә, СССРның округларның күпчелеге белән бергә, юкка чыгарылган; аның районнары Урта Идел краеның туры буйсынуга күчерелгән.

Административ бүленеш Астрадамово районы Богдашкино районы, Карсун районы, Кошки районы, Мәләкәс районы, Никольское-на-Черемшане районы, Яңа Малыклы районы, Поповка районы, Промзино районы, Сөнгәләй районы, Иске Майна районы, Тагай районы, Телешовка районы, Сембер районы, Чардаклы районы.

Моны да карагыз Сембер өязе Сембер районы

Төркем:РСФСР округлары Төркем:Урта Идел крае