Николай Афанасьев, Николай Порфирий улы Афанасьев (Николай Порфирьевич Афанасьев, 1902 елның 17 феврале, РИ, Вятка губернасы, Вятка ― 1979 елның 15 марты, СССР, РСФСР, Мәскәү) ― совет хәрби юристы, СССР тимер юл транспортының Баш хәрби прокуратурасы җитәкчесе (1942―1945), РККА (1946 елдан Совет Армиясе) баш хәрби прокуроры (1945―1950), СССР Генераль прокуроры урынбасары (1946―1950), юстиция генерал-лейтенанты (1945). 1920-елларда Мамадыш өязе ЧК башлыгы.
Тәрҗемәи хәле 1902 елның 17 февралендәАфанасьев Николай Порфирьевич (17.02.1902 – 15 03.1979 гг). slava-dan.tatarstan.ru Вятка губернасы Вятка (1934 елдан Киров) шәһәрендә туган. 1910 елда әтисе үлгәч, гаилә Мамадышка күченгән. Николай дүрт ел Алабугада реаль училищеда укыган, аннары укуын Мамадышта дәвам иткән. Гаиләсе ярлы яшәгән. 16 яшеннән үк ул Мамадыш земство идарәсендә эш башкаручы, аннан соң халык суды секретаре ярдәмчесе булып эшләгәнФлер Багаутдинов. Считал Мамадыш своей родиной. «Республика Татарстан», 26.07.2017.
Гражданнар сугышы елларында үз теләге белән махсус билгеләнештәге частьлар сафына кереп, ак чехларга каршы сугышларда катнашкан. Ел дәвамында Мамадыш җинаять-тикшерү комиссиясе секретаре булган. Архивларда ул төзегән аерым документлар сакланып калган, аларда яшь кешенең гомуми грамоталылыгы һәм пөхтәлеге күренә. 1920 елның 1 гыйнварыннан Николай Мамадыш өяз милициясендә ― җинаятьчеләрне эзләү агенты, аннары милиция башлыгы ярдәмчесе булып эшләгән. 1921 елның маеннан 19 яшьлек Афанасьев Мамадыш кантоны җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы итеп билгеләнгән.
ТАССР Үзәк җинаятьчеләрне эзләү идарәсе архивларында уникаль документ ― Мамадыш кантонының җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы Н. П. Афанасьевның 1921 елның 16 ноябрендәге ат караклары шайкасын, шул исәптән «Чүлмәк» кушаматлы Шәйхислам Хисмәтуллинны тоткарлау турында рапорты сакланып калган. Әлеге эш буенча 25 ат карагы кулга алынган. Урланган 30лап ат табылган. Банда башлыгы качарга маташканда атып үтерелгән, аның җинаятьтәшләре хөкем ителгән.
1922 елның гыйнварында, кулга алынганнарны кыйнауда гаепләп, Татарстан революцион трибуналы күрсәтмәсе буенча Мамадыш җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы Афанасьев, аның белән бергә ике милиция вәкиле, өлкән милиционер һәм волость хәрби комиссары кулга алынган. Барысы да бер елга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем ителгән. Бер үк вакытта амнистия нигезендә барлык хөкем ителүчеләр алга таба җәзадан азат ителгән.
1922 елның 14 июненнән 1924 елның апреленә кадәр Чаллы кантоны прокуратурасында эшләгән. Соңыннан, үз теләге белән, Кызыл Армия сафларына алынган.
1924 елдан Николай ― хәрби юстиция органнарында. Казан, Ленинград, Новгород, Батуми, Ростов-на-Дону, Мәскәү, Орел ― шәһәрләр үзгәрә, ул хезмәт баскычыннан бик тиз күтәрелә. 1938―1939 елларда Орёл хәрби округының хәрби прокуроры вазифаларын башкарган.
Орёлда эшли башлаганда, аңа җирле шәһәр Советы рәисе Мариенгоф һәм «контрреволюцион троцкистлар оешмасы» әгъзаларына каршы ачылган җинаять эше килгән. Эшне өйрәнеп, Мариенгофтан сорау алгач, Афанасьев җинаять эше тулысынча фальсификацияләнгән, ә гаепләнүчеләрнең гаебен тану күрсәтмәләре кыйнаулар юлы белән алынган дигән нәтиҗәгә килгән. Шәхси батырлык күрсәтеп, Николай кирәкле материаллар җыйган һәм Орёл өлкәсе НКВД башлыгы, нарком Николай Ежов якыннарының берсе Симановскийны кулга алган. Монда аңа өлешчә бәхет елмайган. Афанасьев бу эш буенча СССР прокуроры доклад белән килгәч, тегесе аны НКВДның яңа наркомы Лаврентий Бериягә җибәргән (Ежов яңа гына вазифасыннан азат ителгән булган). Бериягә Ежов кешеләреннән котылырга кирәк булганга, Афанасьевка Симановский эше буенча мөмкин кадәр ярдәм күрсәткән. Соңыннан Симановский атуга хөкем ителгән.
1939 елда Н. П. Афанасьев Кызыл Армиянең Баш хәрби прокуроры урынбасары итеп билгеләнгән. Бу вакытта күпсанлы шикаятьләр буенча бөтен ил буйлап нигезсез репрессияләнгән кешеләрнең җинаять эшләре яңадан карала башлаган. Афанасьев илнең төрле шәһәрләренә эшләрне ачыклау максаты белән үз хезмәткәрләрен җибәргән, һәм әгәр НКВД хезмәткәрләренең явызлыклары расланса, аларны кулга алырга боерган. 1939 елның гыйнвар башында Казанга хәрби прокурор Леонид Давыдович Коперник Коперник, Леонид Давыдович — Кадровый состав НКВД 1935-1939 килгән. Коперник, НКВД тарафыннан көчле каршылык күрсәтелүгә карамастан, тикшерүне ахырына кадәр җиткергән. Профессорлар Б. А. Арбузов, Г. Камай, генерал Я. Д. Чанышев һәм нигезсез кулга алынган бик күпләр иреккә чыгарылган. Соңыннан Татарстан АССР НКВД наркомы Михайлов һәм аның урынбасары Шелудченко атарга хөкем ителгән.
Шул ук чорда СССРның яңа прокуроры Афанасьевка гаепләү бәяләмәсен раслау өчен СССР Прокуратурасына кергән нарком Ежов эшен өйрәнергә, аннан сорау алырга кушкан. Афанасьев Лефортов төрмәсендә Ежовтан сорау алган. Аннары ул гаепләү бәяләмәсен раслаган һәм эшне СССР Югары Судының Хәрби коллегиясенә тапшырган. Кыска суд утырышыннан соң Ежов атарга хөкем ителгән һәм төнлә аны атып үтергәннәр.
1941 елның 21 июнендә Афанасьев баш хәрби прокурор хәрби прокуратуралар эшен оештыру өчен Ленинградка китәргә күрсәтмә алган. 1941 елның 26 июненә кадәр Афанасьев Ленинградта булган, аннары Мәскәүгә кайткан. Баш хәрби прокуратураның үзәк аппаратында эшләгәндә, ул еш кына фронтларда булган. СССР Прокуратурасы Мәскәүдән эвакуацияләнгәннән соң, Бөек Ватан сугышы елларында Афанасьев фронт янындагы Мәскәүдә аның тулы вәкаләтле вәкиле булып калган. Афанасьевны КПСС Үзәк комитеты секретаре Г. М. Маленковка, аннары Сталин янына ― Дәүләт оборона комитеты (ГКО) утырышына чакырганнар. Анда «Мәскәүдә камалыш хәлен кертү турында» ГКО карары проекты турында фикер алышканнар. Сталин Афанасьевның фикерен сораган. Мәскәүдә камалыш хәлен кертү турында Карар кабул ителгән. Аңа башкалада хәрби прокуратура гына түгел, хәрби трибуналлар эшчәнлеген дә оештыру йөкләнгән. Николай Порфирьевич һәм аның ярдәмчеләренең зур тырышлыгы белән башкалада суд системасы инде берничә атнадан эшли башлаган, ә 1942 елның уртасына элеккеге хәленә китерелгән. Шәһәр трибуналлары тарафыннан мәскәүлеләрнең фатирларын талаучы мародерларга, паникерларга, дезертирларга, шәһәрдә тәртип һәм сак булмаудан файдаланып, дәүләт милкен урлап, Мәскәүдән качарга тырышкан җинаятьчеләргә карата 300гә якын эш каралган.
1942 елның февралендә Афанасьев тимер юл транспортының баш хәрби прокуроры итеп билгеләнгән. Бу фронтка хәрби поездлар һәм транспорт, халык-хуҗалык йөкләрен җибәрүне тәэмин итәргә тиешле бик җаваплы участок булган. Афанасьев җитәкчелегендә тимер юл транспортының Баш хәрби прокуратурасы тарафыннан бик зур эш башкарылган. Сугыш елларында тимер юл магистральләренә илнең барлык йөк әйләнешенең 80 %тан артыгы туры килгән, шул исәптән заводларны эвакуацияләү, тәэмин итү, шәхси составны һәм техниканы фронтка ташуВ Республике Татарстан состоялась церемония открытия памятника-бюста Главному военному прокурору CCCP 1945–1950 годов Афанасьеву Николаю Порфирьевичу. Портал органов военной прокуратуры.
Сугыш тәмамлангач, 1945 елда укуын тәмамлаган һәм югары юридик белем алган. Тиздән ул, хәрби юстициянең иң тәҗрибәле һәм югары квалификацияле хезмәткәрләренең берсе буларак, Баш хәрби прокурор вазифасына билгеләнә, ә дүрт елдан соң СССРның Генераль прокуроры урынбасары итеп билгеләнгән, бер үк вакытта элеккеге вазифасын саклап калган.
1950 елга кадәр ― Ставрополь һәм Таврия хәрби округларының хәрби прокуроры урынбасары, 1950―1953 елларда — аерым механикалаштырылган армиянең хәрби прокуроры, 1953―1958 елларда ― Урал хәрби округының хәрби прокуроры, 1958 елдан ― Төньяк Кавказ хәрби округының хәрби прокуроры.
Н. П. Афанасьев фашистларның сугыш вакытында кылган вәхшилекләрен тикшерүдә актив катнашкан. Шул максат белән ул Освенцим, һәм башка үлем лагерьларында булган.
1950 елның июнендә нигезсез гаепләү буенча Н. П. Афанасьев баш хәрби прокурор вазифасыннан азат ителгән. 1954 ел башында ҮК каршындагы КПК Афанасьевка каты шелтә белдерү турындагы карарны дөрес булмаган һәм нигезсез дип кире каккан. СССР Генераль прокуроры Афанасьевка прокуратура органнарына эшкә кайтырга тәкъдим иткән. Сәламәтлеге начар булу сәбәпле (ашказаны яман шеше), Н. П. Афанасьев прокуратура органнарына эшкә кире кайта алмаган.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Өч Ленин ордены ике Кызыл Байрак ордены Кызыл Йолдыз ордены Хезмәт Кызыл Байрагы ордены уннан артык медаль «Сугышчан казанышлары өчен» медале ― 1919―1922 елларда Мамадыш өязендә җинаятьчеләрне эзләү органнарында эшләгән өчен
Хәтер 2017 елда Мамадыштагы бер урамга Н. П. Афанасьев исеме бирелгән. 2021 ― Мамадышта Николай Афанасьевка бюст ачылган (сынның авторы скульптор ). Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Үзәк хәрби округның хәрби прокуроры юстиция генерал-лейтенанты Александр Антюфеев, Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, Николай Афанасьевның оныгы Татьяна Соколова катнашкан. Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл бюстны изгеләндергәнПрезидент Татарстана открыл в Мамадыше бюст бывшему главному военному прокурору СССР Николаю Афанасьеву. mamadysh.tatarstan.ru, 18.06.2021.
Шәхси тормышы Генерал-лейтенант үзенең кече ватаны итеп нәкъ менә Мамадыш районын санаган Прокурор Татарстана Илдус Нафиков возложил цветы к бюсту главного военного прокурора Советской армии Николая Афанасьева. Прокуратура Республики Татарстан, 01.09.2022. Хатыны ― Мамадыштан Надежда Николаевна Булдакова. 1922 елда Мамадышта Афанасьевларның кызы Галина туган.
Искәрмәләр
Әдәбият Мәкаләләр Николай Михайлов. Аның тырышлыгы белән тоткыннар азат ителгән. «Безнең мирас», 2021 ел, № 7 (331). ― Б.41-43.
Сылтамалар Флер Багаутдинов. Считал Мамадыш своей родиной. «Республика Татарстан», 26.07.2017 Афанасьев Николай Порфирьевич (17.02.1902 – 15 03.1979 гг). slava-dan.tatarstan.ru Biography of Lieutenant-General of Judiciary Nikolai Porfirevich Afanasev - (Николай Порфирьевич Афанасьев) (1902 – 1979), Soviet Union
Төркем:Нократ губернасында туганнар Төркем:Россия ватандашлар сугышында катнашучылар Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашучылар Төркем:Әлифба буенча юристлар Төркем:СССР юристлары Төркем:Прокурорлар Төркем:Генерал-лейтенантлар (СССР) Төркем:РККА Хәрби-юридик академиясен тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:Мамадыш