Рәхилә Терегулова, Рәхилә Ибраһим кызы Терегулова; ире фамилиясе буенча Хаҗибабабәкова (; 1882 ел, РИ, Тифлис губернасы, Тифлис ― 1954 ел, СССР, Азәрбайҗан ССР, Бакы) ― Азәрбайҗан хатын-кызлары арасында беренче мәгърифәтчеләрнең берсе.

Тәрҗемәи хәле

1882 елда Тифлис губернасы Тифлис шәһәрендә Ибраһим Сәфәр улы Терегулов гаиләсендә туганИбрагим Сафарович Терегулов. Родовод. Ибраһим Сәфәр улының ике кызы булган: Рәхилә һәм Зөләйха. Рәхилә Терегулова иҗтимагый-сәяси эшлекле, Азәрбайҗан бәйсезлеге өчен көрәштә актив катнашучыларның берсе (1871-1925) кияүгә чыккан. Зөләйха Терегулова мөфти улы Османбәккә кияүгә чыккан (бу никахтан Мәмәдбәк белән Хәдиҗә туган. Мәмәдбәк соңрак Төркиягә күчеп киткән. Хәдиҗә Мөфтизадә аннан соңгы мөфти улы Надирга кияүгә чыккан)Исмаил Умудлу «Татарский род Терегуловых и о том, как они породнились с Азербайджаном». millattashlar.ru.

Тбилисида Рәхилә Изге Нина мәктәбен тәмамлаган (әлеге мәктәп 1846 елда ачылган булганПервое в Тифлисе женское учебное заведение. aidatiflis7.livejournal.com). 1902 елда Кавказдагы беренче мөселман кызлар өчен уку йорты Школа для девочек-мусульманок. Музей рукописей АН ― Баку мөселман кызлар укытучылык эшчәнлеген башлаган (әлеге мәктәп 1901 елда миллионер акчасына ачылган. Мәктәп башлыгы ярдәмчесе һәм арифметика укытучысы ― Мәрьям Сулькевич).

1910 елда Рәхилә Хаҗибабабәкова белән Азәрбайҗан мөселман кызлары өчен ике еллык мәктәп ачылган. 1914 елда әлеге уку йорты башлангыч мәктәп итеп үзгәртелгән. Рәхилә Хаҗибабабәкова бу мәктәпнең директоры итеп билгеләнгән.

1925 елда Рәхилә Хаҗибабабәкова Азәрбайҗан ССР мәгърифәтчеләр профсоюзының Үзәк советы әгъзасы итеп сайланган.

1927 елда Советларның 5нче Бөтеназәрбайҗан съезды һәм Азәрбайҗан хатын-кыз эшче һәм крестьяннары съезды делегаты итеп сайланган.

1954 елда Бакуда вафат булган.

Искәрмәләр

Сылтамалар Rəhilə Hacıbababəyova. Uşaq Bilik Portalı Династия Терегуловых: как появилась татарская община Тифлиса. Миллиард Татар, 11.01.2023

Төркем:Азәрбайҗан педагоглары Төркем:Хатын-кыз педагоглар Төркем:Татар педагоглары Төркем:Россия империясе педагоглары Төркем:Азәрбайҗанның феминизм эшлеклеләре Төркем:Азәрбайҗан татарлары