Тәравих намазы () ― сөнни мөселманнарның Рамазан аенда, аның беренче көненнән үк башлап, ястү намазыннан соң, җәмәгать белән укыла торган нәфел яки мөстәхәбИсламда калдыруга караганда эшләү яхшырак булган гамәл. Аны эшләүче саваплы була, ә калдыручы гөнаһлы булмый намазы. Тәравих намазыннан соң витр намазы укыла.
«Тәрәвих» ― «ял итү өчен бераз утырып тору» дигәнне аңлата«Му‘джаму люгати аль-фукаха’». С. 127. Гарәп телендәге күплек сан ― «тәрвиха», ул намазның һәр дүрт рәкәгатеннән соң тәнәфесләрдә «ял» дип тәрҗемә ителә Диния нәзарәте тәравих намазының ни өчен 20 рәкәгатьтән торуын аңлатты. Татар-информ, 22.02.2026.
Намаз уку шартлары Тәравих намазын уку вакыты 4 рәкәгать фарыздан һәм 2 рәкәгать сөннәттән торучы ястү намазы укылгач керә. Витр намазы тәравихтан соң укыла.
Тәравих намазы Рамазан ае көннәрендә генә кылына. Авыру яки юлчы булу сәбәбе белән ураза тотмаганда да, тәравих намазын уку сөннәт гамәл.
Тәравих намазын уку ― ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен сөннәт гамәл.
Тәравих намазын мәчеттә җәмәгать белән бергә уку сөннәт һәм савабы күбрәк, дип исәпләнә. Өйдә ялгыз гына яки җәмәгать белән дә укырга мөмкин.
Тәрәвих намазы барлыгы 20 рәкәгатьтән тора. Ул икешәр рәкәгать итеп унга бүлеп, яки дүртәр рәкәгать итеп бишкә бүлеп укыла. Тәравих намазын 8 (20 урынына) рәкәгать укысаң да дөрес. Намаз арасында тәсбих (зикерләрне) үзгәртергә мөмкин.
Тәравих намазының дүрт рәкәгатен укыган саен, шул рәкәгатьләрне укыган вакыт чамасы ял итеп тору сөннәт.
Тәравих намазы җәмәгать белән укылган җирдә витр намазы да җәмәгать белән укыла.
Имам барлык кыйраәтләрне дә кычкырып укый.
Гарәп илләрендә тәравих, кагыйдә буларак, 2 сәгатькә якын дәвам итә. Көн саен намаз вакытында Коръәннең утыздан бер өлеше укыла. Шулай итеп, бер ай эчендә Рамазан аеның күмәк догасында катнашучылар Коръәнне тулысынча укыйлар Молитва со слезами на глазах в Рамадан (ВИДЕО). IslamNews.
Тәртибе Ястү намазыннан соң, ниятлибез; 20 рәкәгать тәравих намазының 4 рәкәгатен Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен үтәргә юнәлдем көньяк тарафына (имам белән укыганда, оедым ошбу имамга, — дип әйтелә), Халисан лилләһи тәгалә, «Аллаһу Әкбәр» — дип, калганын башка намазлар укыган кебек дәвам итәбез.
1нче рәкәгатьтә Сүбехәнәкә, Әлхәм, аннан соң: Сәләәмүн галә Нүхин фил гәәләмиин. Иннәә кәзәликә нәҗәди мүхсиниин, иннәһү мин гибәәдинәл мүъминиин, — дип укыйбыз.
2нче рәкәгатьтә Әлхәм, аннан соң: Сәләәмүн гәләә Ибраһим. Кәзәликә нәҗәзил мүхсиниин. Иннәһү мин гибәәдинәл мүъминиин, — дип укыйбыз да Әттәхияткә утырабыз, ярты Әттәхият укып, 3нче рәкәгатькә басабыз.
3нче рәкәгатьтә Әлхәм, аннан соң: Сәләәмүн гәләә Мүүсәә вә Һәәруун. Иннәә кәзәликә нәҗәзил мүхсиниин. Иннәһүмәә мин гибәәдинәл мүъминиин, — дип укыйбыз.
4нче рәкәгатьтә Әлхәм, аннан соң: Сәләәмүн гәләә Ильясин. Иннәә кәзәликә нәҗәди мүхсиниин. Иннәһү мин гибәәдинәл мүъминиин, — дип укыйбыз.
Тәравих намазының һәр 4 рәкәгатен укыган саен, бу зикер әйтелә: «Сүбехәәнәзил-мүлки үәл-мәләкүүт. Сүбехәәнәзил-гыйззәти үәл-гъазәмәти үәл- кудрәти үәл-кибрийәә, и үәл-җәбәрүүт. Сүбехәәнәл-мәликил-хәййилләзи ләәә йәмүүт. Сүббүүхүн куддүүсүр-раббүл-мәләәәәъикәти үәр-руух. Ләә иләәһә илләллааһу нәстәгъфирул-лааһ. Нәс, әлүкәл-җәннәтә үә нәгъуүзү бикә минән-нәәр».
Мәгънәсе: «Җирдәге һәм күктәге мәхлүкатка хуҗа булучы Аллаһы Тәгаләне тәнзия кыламын. Гыйззәт, куәт вә бик олуглык иясе булучы Аллаһы Тәгаләне тәнзия кыламын. Барлык галәмнең падишаһы һәм һәрвакыт тере Аллаһы Тәгаләне тәнзия кыламын. Ул Аллаһы Тәгалә кимчелекләрдән азаттыр, барча фәрештәләрнең вә Җәбраил фәрештәнең Раббысыдыр. Бер Аллаһы Тәгаләдән башка һич Тәңре юк. Без ул Аллаһы Тәгаләдән гөнаһларыбызны ярлыкавын көтәбез. Әй, Аллаһы, без синнән җәннәтне сорыйбыз. Тәмугътан сиңа сыенабыз».
Тәрәвих намазлары тәмамланып, бишенче тәсбих әйтелгәч, бу дога (Бисмилладан башлап) укылыр: «Аллааһүммә салли галәә Мүхәммәдиү үә галәә әәли Мүхәммәдиү үә сәллим Аллааһүммә зәййиннәә бизиинәтилиимәнии үә шәррифнәә бишәраафәтил-һидәәйәти үәл-гыйрфәән. Үә әкримнәә бисыйаами шәһри Рамәдаан. Үәр-зүкнәл-җәннәтә үәл-гуфраан. Үә тәкәббәл миннәә тәрәәүиихәнәә йәә сүбехәән. Үәс-тәҗиб дугааәнәә йәә хәннәән. Бифәдликә үә җүүдикә йәә мәннәән. Бирәхмәтикә йәә әрхәмәр-раахимиин».
Мәгънәсе: «Йә, Раббым, Мөхәммәт галәйһиссәләмгә һәм аның өй җәмәгатьләренә Рәхмәт вә Сәлам кыл. Әй, Аллаһы, иман зиннәте белән зиннәтлә, вә янә белем үә тәүфик белән шәрәфәтле ит. Вә Рамазан аеның уразасы белән хөрмәтле ит, безгә җәннәтне һәм ярлыкавыңны насыйп ит. Әй, пакъ булучы Аллаһы, безнең тәравихларыбызны кабул ит. Әй, Рәхмәт кылучы вә сорамыйча бирүче Аллаһы, фазыйлың һәм кәрамең белән безнең догаларыбызны кабул ит. Әй, камил Рәхмәт кылучы Аллаһы Тәгалә, һәр әйбер Рәхмәтең белән генә буладыр».
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар Тәравих намазы Тәравих намазын укуның хасиятләре Исламский энциклопедический словарь – Таравих Шамиль Аляутдинов. Таравих намаз. umma.ru
Моны да карагыз
Төркем:Намаз Төркем:Рамазан