Яхъя ибн Зәкәрия () - Гайсә ибн Мәрьямнең пәйгамбәрлеген раслау өчен Исраил халкына җибәрелгән Ислам пәйгамбәре. Зәкәрия пәйгамбәрнең улы, Гайсә пәйгамбәрнең икетуган абыйсы. Гайсә пәйгамбәрдән алты ай алдан дөньяга килә. Ул Инҗилдәге Чумдыручы Иоанн пәйгамбәр белән бәйле. Исеме Коръәндә биш тапкыр искә алына. Ислам традициясе буенча, Яхъя Гайсәнең пәйгамбәрлеген алдан әйткән, аңа ышанган һәм яһүдләр арасында вәгазь сөйләргә ярдәм иткән беренче кеше булган. Исеме гарәп теленнән "һәрвакыт тере" дип тәрҗемә ителә.

Биография

Туу Зәкәрия пәйгамбәр һәм аның хатыны озак вакытбала таба алмыйлар, һәм Зәкәрия Аллаһтан ул сорап дога кыла башлады. Аллаһ аның догасын кабул итә һәм фәрештәләр аша аларга ул туу турында сөенечле хәбәр бирә. Аннары йөз яшьләр тирәсендә булган карт Зәкәрия үз сүзләрен раслау өчен билге сорый. Бу билге Зәкәриянең өч көнлек сөйләшү сәләтен югалту була .. Исламда Яхъя пәйгамбәр турындагы хикәя Аллаһның көчен һәм кешеләргә картлыкта да бала бирү сәләтен раслый.

Исеме Коръәндә Яхъя пәйгамбәр тормышы турындагы хикәя Лука Инҗилендә сурәтләнгән Чумдыручы Яхъя хикәясе белән күп охшашлыкка ия (1:57—80).

Холкы Яхъя пәйгамбәр изгелекле кеше булган, Коръәндә ул Гайсә һәм Ильяс белән бер дәрәҗәдә тәкъва кеше дип атала . . Яхъя балачактан ук акыллы, Аллаһтан куркып яшәүче һәм әти-әнисенә карата йомшак мөгамәләдә булган.

Сөннәттә Яхъя Риваятьләр буенча, Яхъя пәйгамбәр Гайсә пәйгамбәр белән бер үк елда туган. Яхъя әтисе тәрбиясендә үскән һәм кечкенәдән үк Иерусалимдагы гыйбадәтханәдә яшәгән, Аллаһка тугры хезмәт иткән. Ул ялгызлыкны яраткан һәм көндәлек тормышындагы аз гына нәрсә белән канәгать булып, заһит тормыш рәвеше алып барган.

Яхъя пәйгамбәр балигъ булгач, Исраил халкы арасында үзенең пәйгамбәрлек миссиясен башлый, Муса пәйгамбәрнең динен вәгазьли. Гайсә пәйгамбәрнең миссиясе турында белгәч, ул аны таный һәм халкын яңа дингә һәм Инҗил белән җитәкчелек итәргә чакыра башлый. Исраил халкының күбесе яңа динне кабул итми, Тәүратны дәвам итә.

Яһүд патшасы Һируд башта Яхъя пәйгамбәргә яхшы мөгамәләдә булган, ләкин Яхъя Һирудның туганына өйләнүен танырга теләмәгәч, Һирудның Яхъяга карашы үзгәргән. Яхъя башы киселеп үтерелгән. Шулай итеп, якынча 35 яшендә Яхъя пәйгамбәр үз дине хакына шәһит киткән. Яхъя пәйгамбәрнең башы Димәшктәге Өмәви мәчетендә күмелгән.

Искәрмәләр

Әдәбият

Пиотровский М.Б. Йахйа // Ислам: энциклопедический словарь / Отв. ред. С. М. Прозоров. — М. : Наука, ГРВЛ, 1991. — С. 120. — 315 с. — 50 000 экз. — ISBN 5-02-016941-2. M. Gaudefroy-Demombynes. 383—384t. // Mahomet . P.: Albin Michel, 1969. — 698 pp. (фр.) Yaḥyā b. Zakariyyāʾ / Rippin, A. // Encyclopaedia of Islam. 2nd ed :[англ.] : in 12 vol. / ed. by P. J. Bearman, Th. Bianquis, C. E. Bosworth, E. van Donzel, W. P. Heinrichs et al. — Leiden : E.J. Brill, 1960—2005. (платн.)

Төркем:Википедия:Карточкада даталары кулдан викиләштергән мәкаләләр Төркем:Ислам Төркем:Пәйгамбәрләр