Юго Дюминиль-Копен (француз телендә: Hugo Duminil-Copin; 1985 елның 26 августында, Шатне-Малабри, Франциядә туган) — француз математигы, ихтималлылык теориясе буенча белгеч, Филдс премиясе лауреаты (2022). Доктор, югары фәнни тикшеренүләр Институты (IHES) һәм Женева университеты профессоры.
Тәрҗемәи хәле Людовик Бөек Лицее (2003—2005) һәм Париж-көньяк XI (2006—2007) Университетында укыган, соңгысында магистр дәрәҗәсенә ирешкән. Шулай ук Париж югары нормаль мәктәбендә «агреже» фәнни дәрәҗәсен алган, анда ул шуңа кадәр 2006—2008 елларда шөгыльләнгән. 2008—2012 елларда доктор диссертациясе өстендә эшләнгән, Женева университетында Станислав Смирновта постдокторант булган. 2013—2014 елларда — Женева университетының ассистент-профессоры. 2016 елның сентябреннән IHES-ның тулы профессоры.
Бүләкләре һәм дәрәҗәләре Vacheron Constantin премиясе (2012) Ролло Дэвидсон премиясе (2012, белән бергә) Обервольфах премиясе (2013) (Коллеж де Франс, 2015) Иртә карьера өчен премия (Халыкара математик физика ассоциациясе, 2015) Европа математика җәмгыяте премиясе (2016) Математикада еру өчен премия (2017) Эрбран премиясе (2017) Лоэв премиясе (2017) Халыкара математиклар конгрессында чакырылган доклад (2018) Филдс премиясе (2022)
Искәрмәләр
Сылтамалар Персональная страница, CV UNIGE Hugo Duminil-Copin, a mathematician at the interface
Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Математиклар