Икътисади үсеш — иҗтимагый продуктның һәм аның җитештерү факторларының санлы үсеше һәм сыйфатлы камилләшүе. Бу товарлар һәм хезмәтләр чыгару күләмен арттыру һәм аларның сыйфатын күтәрү белән чагыштырыла. Икътисади үсешнең үлчәүе булып гомуми гомуми тулаем эчке продукт яки җан башына тулаем продукт үсеше хезмәт итә. Икътисади үсеш ул илнең җитештерү мөмкинлекләренең елдан елга тотрыклы артуы.Медведев В. А., Абалкин Л. И., Ожерельев О. И. Политическая экономия. — Учебник для вузов. — М., Политиздат, 1988. — с. 73

Үсеш һәм муллык Икътисади үсеш — халыкның хәл-әхвәл дәрәҗәсенә яки илнең икътисади үсеш дәрәҗәсенә караганда гадирәк санлы күрсәткеч. Икътисади үсешнең төп санлы күрсәткече — җан башына реаль ТЭП . Сирәк кулланыла торганнары — реаль тулаем милли продукт (ТТМ), чиста милли продукт (ТТМ) яки милли керем (ТКП). Икътисади үсеш халыкның гомуми тормыш дәрәҗәсе һәм сыйфаты белән тыгыз бәйләнгән — гомер озынлыгының артуы, сәламәтлек саклау сыйфаты, сыйфатлы белем алу мөмкинлеге, эш вакытының кыскаруы, гражданнарның куркынычсызлыгы һәм башкалар Ләкин җан башына керем һәм хәл-әхвәл арасында төгәл бәйләнеш юк.Губанов А. Ю., Жиляев К. В. Отечественный опыт оценки темпов экономического роста // Научные труды ИНП РАН. — М., МАКС Пресс, 2013. — ISBN 978-5-317-04566-1. — c. 483—504

Икътисади үсеш илгә төрле байлыклар һәм хезмәт күрсәтүләрне күбрәк җитештерү мөмкинлеге бирә. Шунысы мөһим: барлык көчләрнең ашыгыч һәм чиктән тыш киеренкелеге исәбенә түгел (андый хәл, мәсәлән, сугыш вакытында була), ә тотрыклы, гадәти, нормаль хужзльж эшчәнлеге барьппында җитештерүнең үсүенә ирешкәндә генә, икътисади үсеш турында сүз алып барырга мөмкин.Лопатников Л. И. Краткий экономико-математический словарь. — М., Наука, 1979. — c. 99, 323

Инде билгеләп үтелгәнчә, икътисади үсеш тулай продуктның гомуми күләме артуда чагыла. Тулай продукт икътисади үсешнең һәм, димәк, ил гражданнарының тормыш мулльпын күтәрү максаты белән шартларны яхшыртуның объектив күрсәткече булсын өчен, аны исәпләүнең ике шартың үтәү зарур:

1) икътисади үсешне тулай продуктның реаль (ә номиналь түгел) күләме үзгәрү нигезендә бәяләргә кирәк. Тулай продукт күләменең ничек үсүе турындагы мәгълүматны гражданнарның реаль керемнәрен исәпләгәндәге кебек үк инфляция йогынтысыннан арындыру зарур;

2) икътисади үсешне илдә җан башына туры килә торган тулай продуктның гомуми түгел, ә чагыштырмача зурлыгы үзгәрү нигезендә бәяләү яхшырак. Моның мәгънәсе шунда: тулай продукт зурлыгы (инфляцияне исәпкә алып төзәтмә кертүдән соң) илдә яшәүчеләр санына бүленә. Шунда гына уртача алганда илнең һәр гражданына туры килә торган "пирог кисәге"нең арту-артмавы ачыклана.Компактные математические модели развития Мир-Системы // Прогноз и моделирование кризисов и мировой динамики / Отв. ред. А. А. Акаев, А. В. Коротаев, Г. Г. Малинецкий. М.: Издательство ЛКИ/URSS, 2010. С. 70-92.

Икътисади үсеш факторлары Икътисади үсешне билгеләүче факторлар :

хезмәт ресурслары саны һәм сыйфаты; демографик йөкләнеш коэффициенты һәм халыкның демографик картаюы; сәяси һәм икътисади институтларның сыйфаты һәм эше; төп капиталы нәтиҗәлелеге; табигый ресурслар саны һәм сыйфаты; идарәсе итү нәтиҗәлелеге; технологияләр нәтиҗәлелеге; географик урын.

Искәрмәләр

Әдәбият

Аджемоглу Д., Робинсон Дж. А. Почему одни страны богатые, а другие бедные. Происхождение власти, процветания и нищеты = Why Nations Fail. — М.: АСТ, 2016. — 693 с. — ISBN 978-5-17-092736-4. Асемоглу Д. Введение в теорию современного экономического роста / Пер. с англ = Introduction to Modern Economic Growth (2009). В 2 книгах. — М.: Издательский дом «Дело» РАНХиГС, 2018. — 930+738 с. — ISBN 978-5-7749-1264-3. Барро Р. Д., Сала-и-Мартин Х. Экономический рост / Пер. с англ. = Economic Growth. — М.: Бином. Лаборатория знаний, 2010. — ISBN 978-5-9477-4790-4. Джонс Ч. И., Воллрат Д. Введение в теорию экономического роста = Introduction to Economic Growth. — М.: Издательский дом «Дело» РАНХиГС, 2018. — 296 с. — ISBN 978-5-7749-1299-5. Нуреев Р. М. Экономика развития: модели становления рыночной экономики. — М.: НОРМА, 2008. — 367 с. — ISBN 978-5-468-00159-2. Джозеф Стиглиц. Люди, власть и прибыль. Прогрессивный капитализм в эпоху массового недовольства = Joseph E. Stiglitz. People, Power, and Profits: Progressive Capitalism for an Age of Discontent (англ.) / переводчик Вячеслав Ионов; научный редактор Николай Злобин. — М.: Альпина Паблишер, 2020. — 430 p. — ISBN 978-5-9614-3368-5. Туманова Е. А., Шагас Н. Л. Макроэкономика. Элементы продвинутого подхода. — М.: ИНФРА-М, 2004. — 400 с. — ISBN 5-1600-1864-6. Шараев Ю. В. Теория экономического роста. — М.: Издательский дом ГУ ВШЭ, 2006. — 254 с. — ISBN 5-7598-0323-9.

Төркем:Икътисади үсеш