Ирина Игоревна Приходько — Россия йөзүчесе, Дөнья чемпионатында катнашучы, Россиянең халыкара класслы спорт мастеры . Ирина Приходько 1998 елның 29 ноябрендә туган. Ул сигез яшендә, апасы артыннан, йөзү белән шөгыльләнә башлаган. Шулай ук балалар бакчасында нәфис гимнастика белән шөгыльләнгән. Иринаның әтисе хоккей уйнаган.

Карьера Ирина Приходконың тренеры — Татьяна Анатолий кызы Алишкина..

Ирина 2014 елгы җәйге яшүсмерләр Олимпия уеннарында катнашты, 4×100 метрга комплекслы йөзү эстафетасында һәм хатын-кызлар арасында 4×100 метрга ирекле стиль эстафетасында ике көмеш медаль яулады.

2015 елда Ирина Приходько Казанда узган дөнья чемпионатында катнашты, 200 метрга аркада йөзүдә ярымфиналга чыкты. Аннары ул Сингапурда узган яшүсмерләр арасындагы дөнья чемпионатына барды, анда ул 4×100 метрга комплекслы эстафетада алтын медаль яулады.

2016 елда ул Лондонда узган Европа чемпионатында катнашты . Анда 100 метрга аркада йөзүдә ярымфиналга чыкты һәм альтернатив финалчы булды. Ике тапкырга озынрак йөзүдә Ирина шулай ук ярымфиналга чыкты. Ләкин ул Олимпия уеннарына сайлап алу этабына керә алмады.

2017 елгы Россия чемпионатында Ирина 100 метрга арка белән йөзүдә өченче урынны алды, Будапешттагы дөнья чемпионатына сайлап алу хокукына ия булмады.

2018 елда ул Казанда узган Дөнья Кубогы этабында катнашты, анда ул 200 метрга арка белән йөзүдә венгр Катинка Хосзуга гына оттырды. 2019 елның 9 апрелендә ул Россия чемпионатында 200 метрга арка белән йөзүдә өченче урынны алды, Кванджудагы Дөнья чемпионатына сайлап алу стандартын 0,05 секундка узып китте.

Искәрмәләр

Төркем:Россиянең халыкара класслы спорт мастерлары Төркем:Яр Чаллыда туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1998 елда туганнар Төркем:29 ноябрь көнне туганнар