Аксубай чуаш педагогика училищесы () — Аксубайда урнашкан уку йорты. 1932—1956 елларда эшләгән.

Тарих 1932 елда Сөнчәледәhttp://arhiv.tatarstan.ru/rus/info.php?id=608132 чуаш педагогика техникумы буларак ачылган, 1933 елда Аксубайга күчерелгән. Татарстан АССР (Аксубай, Норлат, Чирмешән, Биләр, Яңа Чишмә, Чүпрәле районнары) һәм Самар өлкәсе (Чаллыбаш районы) чуаш мәктәпләре өчен укытучыларны хәзерләгән. 1937 елдан — укуханә.

Милли мәктәпләрдә укытуны рус теленә күчерү сәбәпле, 1956 елда ябылган. ТАССР мәгариф халык комиссариаты карары нигезендә, укуханә 1956 елның 1 августыннан эшчәнлеген туктата. Студентлар Тәтеш педагогика училищесындә укуларын дәвам итәргә мәҗбүр була. Аксубай районы башкарма комитетының № 12 10.07.1956 карары белән укуханә бинасы 150 балага исәпләнгән мәктәп-интернат итеп файдаланыла башлый Аксубай гимназиясе сайты

Шәхесләр Директорлар 1932 — А. Ислюков (Сөнчәле чуаш педагогика техникумы директоры) 1942, март-1944, октябрь — Тарас Василий улы Семенов 1944, октябрь - 1948 — Иван Никифор улы Июдин 1948-1949 — И.З. Захаров 1949-1956 — Маркел Мирон улы Галкин

Укытучылар Укуханәдә рус теле һәм чуаш теле укытучысы булып чуаш язучысы Ефрем Еллиев (1907-1942) эшләгән.

башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы

Тәмамлаучылар Барлыгы 20 чыгарылыш була. 1948 елгы 14нче чыгарылышка укуханә 1 134 укытучы (шуның 161е читтән торып) әзерләп чыгарган. Алексей Алексей улы Харитонов (19.12.1932, Медянка, Аксубай районы), Лаеш авыл хуҗалыгы техникумы директоры (1999 елга кадәр). Аркадий Дмитрий улы Проськин (1951 елда тәмамлаган), геолого-минералогия фәннәре кандидаты (Беларусия) Беларусия милли китапханәсе.

башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы Людмила Васильева 1930-03-15 Тархан шагыйрьязучы 1949-06-11

Искәрмәләр

Чыганаклар Чуаш энциклопедиясе

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Әлифба буенча көллиятләр Төркем:Педагогика көллиятләре Төркем:Татарстан урта һөнәри уку йортлары Төркем:1932 елда нигезләнгән уку йортлары Төркем:1956 елда ябылган уку йортлары