Кызыл Октябрь районы () — Түбән Новгород өлкәсе составына керүче муниципаль район.
Административ үзәк — Уразавыл саласы.
география
Чиктәшлек ЯкРайон яки төбәкТөньяк Сергач районы, Пилнә районыКөнчыгыш Сеченово районы, МордовияКөньяк Зур Болдино районыКөнбатыш Гагино районы
Тарих Район 1929 елда Түбән Новгород (Горький) краеның Арзамас округы составында Татар (милли) районы буларак барлыкка килгән. Район үзәге Кучкай Пожары авылында урнашкан. 1932 елда район үзәге Уразавылга күчерелгән, районга исе Кызыл Октәбер исеме кушылган.
1936 елдан — Горький өлкәсе составында.
1944 елда район составыннан Питрәксе районы чыгарылган (1957 елда кире кайтарылган).
1954—1957 елларда Арзамас өлкәсе составында булган. 1962 елда район юкка чыгарылган, территориясе Сергач районына күчкән. 1965 елда район торгызылган, әмма анаың составына элекке Кызыл Октәбер районы авылларының яртысы гына кергән. Халык 1939http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_pop_39_2.php 1959http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg1.php 1970http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg1.php 1979http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg1.php 1989http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg1.php 2002http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg1.php 2010http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus10_reg1.php58675шул исәптә «махсус контингент» — 1332 кеше311072636621366166621349611729
Милли состав (2010): татарлар (68,7%), урыслар (28,2%), мордва (1,9%).Милләтне әйтмәгән кешеләрне исәпләмичә Административ бүленеш Кызыл Октәбер районы составына 12 авыл җирлеге керә.
Районда туган күренекле шәхесләр Хәйдәр Бигичев (1949, Чүмбәли - 1998) — татар җырчысы. Рәшит Ваһапов (1908, Актук - 1962) — татар җырчысы. Үмәр Даһер (Гомәр Таһир) (1910, Куйсуы) — Финляндия татарларының рухи җитәкчесе. Габделхак Кафиятуллин (1924, Актук―2003), Бөек Ватан сугышында катнашкан СССР Кораллы Көчләре ветераны, запастагы полковник. Марат Каюмов (1937―2006), агроном, фән докторы, профессор. Айсылу Башкурова-Садыйкова, филолог, публицист, фольклорчы, филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре (2003). Рифат Фәттахов (1966, Актук), продюсер, Р. Ваһапов фонды директоры.
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар [kro.omsu-nnov.ru Рәсми сайт]
* Төркем:Татар районнары