Казан Родионов затлы кызлар институты – Казан шәһәрендә 1841 – 1918 елларда эшләгән хатын-кызлар өчен югары уку йорты. Толстой урамы, 14 йорт адресы буенча урнашкан.

Тарих 1841 елда ачыла. Институтның барлыкка килүе Казан байбичәсе Анна Родионованың (1751-1827) хәйрия эшчәнлеге белән бәйле. Балык кәсебендә баеп киткәч, ул патшабикә Мария Федоровнага мөрәҗәгать итеп, үзенең ике утарын һәм Казанның Воскресение урамындагы таш пулатын кызлар өчен югары уку йорты төзү өчен һәдия итәргә рөхсәт сорый. Рөхсәт алына. 1827 елда әлеге биналарны кызлар институтына мирас итеп калдыра. Рускадет.ру сайты Пугачев явында һәлак булган полковник иренең туганнары, биналарны бирмәс өчен, ун ел хөкем ителәләр. Әлеге тарткалашка соңгы ноктаны Сенат куя. Институт ачыла.

Бина Институт бинасы архитекторлар М.П. Коринфский, Ф.И. Петонди (1841 елда әлеге бина өчен IV дәрәҗә Изге Владимир ордены белән бүләкләнә) Московский журнал № 3, февраль 2002, А.И. Песке проекты буенча 1838-1842 елларда төзелә. 1933-1936 елларда архитектор П.Н. Ашмарин проекты буенча бинага өченче кат өстәлә.

Эчке тәртип Россия патшасы Николай I фәрманы белән институтка «Родионов(а)» исеме бирелә.

Родионов(а) институты ябык төрдәге уку йорты булып исәпләнгән. Әлеге уку йортына морза, рухани, 1-2 гилдия сәүдәгәрләре гаиләләреннән 8-13 яшьлек кызларны кабул иткәннәр. Уку 1862 елга кадәр - 6 ел, аннан соң – 8, 1911 елдан соң – 10 ел дәвам иткән. Дәресләр җәдвәлендә Аллаһ кануны (), рус теле һәм әдәбияты, француз һәм алман телләре, арифметика, география, тарих, рәсем ясау, музыка, кул эшләре торган. Дәресләр һәр көнне (якшәмбедән кала) иртәнге сәгать 9 дан кичке 4 кә кадәр барган. Укучылар җәйге ялга кайтарылмаган.

Родионов(а) институтында Россия патшалары Александр II һәм Александр III булып киткәннәр.

1841-1861 елларда уку йорты белән Елена Загоскина идарә итә.

Инкыйлабтан соң 1918 елда уку йорты ябыла. Соңрак әлеге бинада һәлак булган кызыл гаскәриләрнең балалары, акгвардиячеләр террорына дучар булганнарның балалары, күп балалы эшче гаиләләрдәге балалар өчен Карл Маркс исемендәге Беренче күргәзмә мәктәп-коммуна оештырыла. 1931 елга кадәр Көнчыгыш мәгариф институты, Татар мәгариф институты (1931-1934), Казан дәүләт педагогика институты (1934-1941), 1941 елда хәрби госпиталь урнаша. 1944 елдан Казан Суворов хәрби укуханәсенең уку бинасы булып хезмәт итә.

Кызыклы факт Уку йортының иң алдынгы талибәләренә исем-фамилиясенең беренче хәрефләре (вензель) төшерелгән алтын шарф бүләк ителә.

Шәхесләр

Директорлар

Укытучылар

башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы Франц Залеский 1820-07-15 Березовычи Изге Владимир император университетыКазан император университеты табибmedical historian 1867-12-20 Николай Чернеевски 1835-05-10 Киров Нократ ирләр гимназиясе укытучыматематикпедагог 1870-04-19 1874 1886 Александр Иванович Гренков 1839 Мәскәү губерниясе Viphanskaja Theological SeminaryМәскәү руханилар академиясе илаһиятчеуниверситет профессоры 1901-05-13 Яков Богородски 1841-10-14 Bogorodskoe, Voskresensky District Нижгар руханилар семнариясеКазан руханилар академиясе галим Jakov Bogorodsky 1920-07-31 Михаил Богословский 1844-01-11 Ekstal Тамбу руханилар семинариясеКазан руханилар академиясе укытучы 1915-07-04 Sofie Vasiljevna Engelhardt 1845-05-04 Пушкин укытучы 1883-12-16 Михаил Источников 1865-01-10 Гомәр Казан руханилар академиясе илаһиятче 1918 Александр Кокорев 1869 Казан Мәскәү рәсем сәнгате, һәйкәл ясау һәм мигъмарият укуханәсеЮгары сынлы сәнгать академиясе рәссам Aleksandr Mikhaylovich Kokorev 1944 Николай Парфентьев 1877-01-31 Казан Казан император университетыӨченче Казан ирләр гимназиясе математикукытучы 1943-01-22

Тәмамлаучылар

Вера Фигнер – «народниклар» иҗтимагый хәрәкәте әгъзасы, инкыйлабчы (1863-1869 елларда укыган) Лидия Фигнер – Вера Фигнерның сеңлесе Мария Толстая – Л.Н. Толстойның сеңлесе

башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы Вера Фигнер 1852-06-25 Казан сәяси активистмемуаристбиографязучысәясәтчеинкыйлабчы Vera Figner 1942-06-15 Валентина Веригина 1882-02-28 Зөя актёр 1974-10-08

Искәрмәләр

Чыганак Деревянный крест, чугунное забвение Анны Родионовой

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Казанның истәлекле урыннары Төркем:Казан биналары һәм корылмалары Төркем:Казанның Толстой урамы Төркем:1841 елда нигезләнгән уку йортлары Төркем:1918 елда ябылган уку йортлары