Тайфур Сәгыйтов, Тайфур Бари улы Сәгыйтов (, 1936 елның 15 апреле, БАССР, Белорет районы, Атнагол — 2018 елның 26 апреле, РФ, БР, Уфа) — язучы. БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1986). Сергей Чекмарев исемендәге әдәби бүләк иясе.

Тәрҗемәи хәле 1936 елның 15 апрелендә БАССР Белорет районы Атнагол авылында туган.

Сәрмән урта мәктәбен (1957), Уфада дәүләт университетын (1963) тәмамлый.

Учалы районының «Байрамгул» совхозында, Уфа эре панельлы йортлар төзү трестында эшли.

Белорет районы һәм республика газета — журналларында эшли. 1963 — 1967 елларда «Ленинец» («Ленинсе», «Йәшлек») газетасында (беренче шигыре дә шунда басыла), 1967 — 1970 елларда «Совет Башкортстаны» газетасында, 1970 — 1984 елларда «Башкортстан кызы» журналында эшли, «Агыйдел» журналының баш мөхәррир урынбасары, Уфа китап нәшриятында мөхәррир була. Уналты ел «Связист Башкортостана» газетасының мөхәррире вазифасында эшли.

«Истоки» газетасының баш мөхәррире (1990).

2018 елның 26 апрелендә 83нче яшендә Уфада вафат булаЛәйлә Аралбаева. В Уфе ушел из жизни известный журналист и писатель Тайфур Сагитов. bashinform.ru, 26.04.2018.

Иҗаты

Әдәбиятка журналистика аша килә. Беренче әдәби әсәре 1953 елда Сәрмән районы газетасында басылган. «Рәхмәт сезгә, кешеләр» (1976) исемле очерклар җыентыгы, «Сабантуй» (1978) романы укучылар тарафыннан җылы кабул ителә. Озак еллар дәвамында башкорт атлыларының Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыкларын өйрәнеп, төрле жанрдагы әсәрләр бастыра. «Каһарманнар юлыннан» документаль хроникасы, «Күңел төбендәге сер» (1982) китабы нәшер ителә. Рус һәм башкорт телләрендә 21 китабы дөнья күрә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1986 — БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре Сергей Чекмарев исемендәге әдәби бүләк иясе

Иҗат берлегендә әгъзалыгы ССРБ журналистлар берлеге әгъзасы (1963). ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1980).

Чыганаклар Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.

Сылтамалар Китап-Уфа сайты БР әдәби картасы

Моны да карагыз Тайфур Сәгыйтов белән интервью

Искәрмәләр

Төркем:Башкортстан язучылары Төркем:Башкорт язучылары Төркем:Рус телле язучылар Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Россия язучылары Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:БАССР атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Мөхәррирләр Төркем:Журналистлар