Шакир Янбаев (Шакир Махиян улы Янбаев, ) – язучы. Бөек Ватан сугышында катнашкан.

Тәрҗемәи хәле 1925 елның 29 ноябренда БАССР Җылаер кантоны (хәзерге Күгәрчен районы) Бикбулат авылында туган. Уфада музыка училищесын (1952), Мәскәүдә әдәбият институтын (1957) тәмамлый. Морак мәктәбенең 10- сыйныфыннан Совет Армиясенә алына.

Бөек Ватан сугышында Бөек Ватан сугышында хәрби машина йөртүче булып катнаша. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Сугыштан соң, Күгәрчен районы мәктәпләрендә укыта. Студент чагыннан Уфада радиокомитетта диктор (1950-1952) һәм мөхәррир булып эшли башлый. «Агыйдел» журналында баш мөхәррир урынбасары (1968-1978).

Иҗаты

Ш. Янбаев - үзенчәлекле хикәя остасы, әсәрләрендә замандашының мавыктыргыч образларын тудырды. Беренче китабы – «Үләндәге чыклар» (1966). «Яшәү согы» (1971), «Җирем-җиде кат» (1972), «Кемне генә җир күтәрми» (2000) исемле хикәя һәм повестьлар җыентыкларын бастырды. Геологлар турында «Зәңгәр чатыр» (1976), ГРЭС төзелешенең авыл халкына тәэсире турында «Бүә буйкайлары сары тал» (1987) романнарын язды.

2007 елда Казанда «Диңгез акчарлагы» китабы нәшер ителде. Күгәрчен районы китапханәсе сайтында

Бүләкләре, мактаулы исемнәре II дәрәҗә Ватан сугышы ордены ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1972)

Әдәбият 1. Г. Әпсәләмов. Мәхәббәт-дөнья яме. «Агыйдел», 1971, № 10.

2. Х. Гыйләҗев. «Зәңгәр чатыр» романына йомгаклау сүзе. Уфа, 1983.

Чыганаклар Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988

Сылтамалар Башкортстан (белешмәлек) Күгәрчен район китапханәсе БР әдәби картасы

Искәрмәләр

Төркем:Башкортстан язучылары Төркем:Башкорт язучылары Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Россия язучылары Төркем:Әдәбият институтын тәмамлаучылар Төркем:Мөхәррирләр Төркем:Журналистлар Төркем:Мөгаллимнәр