Ирек Кинҗәбулатов (Ирек Лотфи улы Кинҗәбулатов, ) – язучы. БР атказанган мәдәният хезмәткәре (2001). Салават Юлаев премиясе лауреаты (2008).
Тәрҗемәи хәле 1938 елның 15 июлендә БАССР Кырмыскалы районы Абдулла авылында туган. Иске Бабич урта мәктәбен (1957), Уфада дәүләт университетын (1966) тәмамлый. 3 ел Кара диңгез флотында(1957-1960) хезмәт итә. Университетны бетергәч, «Совет Башкортстаны» газетасында эшли: Урал арты районнарында махсус хәбәрче була, республика матбугатында: «Һәнәк», «Агыйдел» журналларында (1980 елдан) әдәби хезмәткәр, Уфада китап нәшриятында, язучылар берлегендә (1987-1998) эшли. Күгәрчен районы китапханәсе
Иҗаты И. Кинҗәбулатов – лирик шагыйрь. Беренче китабы – «Басу юлы» (1970). «Сыерчыклар бала очыра» (1973), «Сөю иртәсе» (1988), «Мин-башкорт» (1993), «Аргамакта» (1998), «Хәерле иртә» (2004), «Тормыш китабы» (2013) шигырь китапларында тирән лиризм сизелә. Салават Юлаев, Габдулла Тукай, Мифтахетдин Акмулла, Шәехзадә Бабичка атап язган әсәрләре бар. 2008 елда Казанда «Урал курае» китабы нәшер ителде.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Салават Юлаев премиясе (2008) – «Замана тавышы» китабы өчен. Зәйнәп Биишева премиясе (2000) Сергей Чекмарев премиясе (2000) Рәми Гарипов премиясе (2001) Фатих Кәрим премиясе (2006) Мәҗит Гафури премиясе (2007) М. Өметбаев премиясе (2007) Наҗар Нәҗми премиясе (2014)Поэты К. Аралбай и И. Киньябулатов удостоены литературной премии имени Назара Наджми. Официальный сайт народного поэта Башкортостана Назара Наджми. 07.02.2014 Салават Юлаев ордены БР атказанган мәдәният хезмәткәре (2001) ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1973)
2016 елның 2 июнь көнне 78нче яшендә мәрхүм.Күренекле башкорт шагыйре Ирек Кинҗәбулатов бакыйлыкка күчте Искәрмәләр
Әдәбият Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988
Сылтамалар Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә башкорт телендәге әсәрләре рус телендәге әсәрләре башка чыганаклар Башкортстан (белешмәлек)
Төркем:Башкортстан язучылары Төркем:Башкорт язучылары Төркем:Башкорт шагыйрьләре Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары Төркем:Зәйнәп Биишева премиясе лауреатлары Төркем:Рәми Гарипов премиясе лауреатлары Төркем:Фатих Кәрим премиясе лауреатлары Төркем:Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Башкортстан журналистлары Төркем:Наҗар Нәжми исемендәге премия лауреатлары