Салават Юлаев премиясе яки Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе, рәсми исеме: Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе (, ) — Башкортстанның мәдәният-сәнгать өлкәсендә (әдәбият, сынлы сәнгать, музыка сәнгате, театр сәнгате, хореография, кино сәнгате, архитектура) бирелә торган иң югары дәүләт бүләге. 1967 елдан бирле тапшырыла.
2025 елдан башлап ел саен һәрберсе берәр миллион сумлык өч дәүләт премиясе бирелә. Дәүләт премиясенә лаек булучылар саны күбрәк булган очракта, Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы комиссия, финанслауның гомуми суммасын арттырмыйча, бер өстәмә дәүләт премиясен бирү турында тәкъдим керткән Изменения, вносимые в отдельные акты Президента Республики Башкортостан. Правовой актЛейла Аралбаева. В Башкирии в положение о премии Салавата Юлаева внесли изменения. Башинформ, 9.10.2025.
Тарих 1967 елда БАССР хөкүмәте әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендәге иң яхшы әсәрләрне билгеләү өчен С. Юлаев исемендәге премия булдырган. 1991 елга кадәр, кагыйдә буларак, икешәр премия тапшырыла торган булган. 1992 елдан «БР С. Юлаев исемендәге дәүләт премиясе» дип атала. Лауреатлар 1967 елдан БАССР хөкүмәт башлыгы һәм КПСС өлкә комитеты сәркатибе кул куйган карар нигезендә, 1994 елдан БР президенты указы белән билгеләнә. Беренче бүләкләү 1967 елның 25 октябрендә, Октябрь инкыйлабының 50 еллыгына тапшырылган (1968 елдан БАССР төзелү көнендә, мартта тапшырылган). Беренче лауреатлар – Һәдия Дәүләтшина (вафатыннан соң), Мостай Кәрим, Фәйзи Гаскәров, Заһир Исмәгыйлов. 150 шәхес, 1 иҗат коллективы (Фәйзи Гаскәров ансамбле) бүләкләнгән.
Статуc
Бүләкләнүчеләргә лауреат исеме бирелә, диплом һәм күкрәккә тага торган билгесе тапшырыла. Нигезнамә буенча, лауреатлыкка намзәтләр исемлеге матбугатта игълан ителә, иҗтимагый тикшерү уза, соңыннан премия буенча комиссия лаеклыны сайлап ала. Премиягә тәкъдим ителгән иҗат төркеме, кагыйдә буларак, 5 намзәттән артмый. «Озак еллар нәтиҗәле эшләгән өчен» дигән сәбәп белән намзәтләр кабул ителми. Алдагы елларда Ленин премиясе, РСФСР (РФ) дәүләт премиясе алган әсәрләр тәкъдим ителми. 2025 елда премия күләме 1 000 000 сумга җиткәнАзат Гизззатуллин. Радий Хабиров рассказал о системе поддержки писателей Башкирии. Башинформ, 3.07.2025
Салават Юлаев премиясе лауреатлары 1960-еллар ЕлБүләкләнүчеБүләкләүнең сәбәбе 1967Һәдия Дәүләтшина (вафатыннан соң) «Ыргыз » романы (1957) өченМостай Кәрим«Сайланма әсәрләр. I том» китабы өченФәйзи Гаскәров бию ансамбле өчен куйган халык биюләре өченЗаһир Исмәгыйлев«Яңа җырлар» җыентыгы өчен 1968Зәйнәп Биишева«Яктыга» трилогиясе (1959-1969; I-«Кимсетелгәннәр», II-«Олы Иек буенда», III-«Җимеш») өченХөсәен Әхмәтов«Уралым», «Ленин турында җыр», «Фирка байрагы» җырлары, «Сюита» әсәре (4 бүлектән) өчен 1969Мәгафүр Хисмәтуллин «концерт-башкару эшчәнлеге өчен» 1970Баязит Бикбай (вафатыннан соң) «Сайланма әсәрләр. I том» (1969) китабы өчен Фәрит Исәнгулов«Арыш башагы» (1970) китабы өчен
1970-еллар ЕлБүләкләнүчеБүләкләүнең сәбәбе 1971Гата Сөләйманов «курай сәнгатен өр-яңа биеклеккә күтәрүе өчен» 1972Наҗар Нәҗми «Дыхание» (Уфа, 1976 ), «Приглашение другу» (М., 1981 ), «Стороны» (М.,1982 ) китаплары өчен Ким Әхмәтҗанов«Әдәбият теориясе» (1972) китабы өчен Нариман Сабитов (вафатыннан соң) «опера һәм балет музыкасы үсешенә керткән хезмәте өчен» 1973 Хәким Гыйләҗев «Весны мои не считаны: стихи и поэма» (М., 1973) (Язларым саналмаган) китабы өчен Дуэт Ишмулла Дилмөхәммәтов (курай), Рәшидә Туйсина (бию)«1973 елгы концерт-башкару эшчәнлеге һәм «Туган Урал» биюен куйган өчен» 1974 Әнвәр Бикчәнтәев«Лебеди остаются на Урале» (М., 1969 ), «Я не сулю тебе рая» (М., 1973 ) , «Прощайте, серебристые дожди» (М., 1973 ) китаплары өчен 1975 Сәгыйть Агиш (вафатыннан соң)«башкорт әдәбияты үсешенә керткән хезмәте өчен» 1976 Әсгать Мирзаһитов «Матери ждут сыновей » (Әниләр көтәләр улларын) китабы (М., 1975 ) өченЗәйтүнә БикбулатоваУфада драма театрында Бибисара (Ә. Мирзаһитов «Әниләр көтәләр улларын») роле өчен Рамил Хәкимов«На семи дорогах» (М., 1974) китабы өчен 1977 Фирдәвес Нәфыйкова Уфа опера-балет театрында Кармен (Бизе-Шедрин. «Кармен-сюита»), Ампара-кәләш («Испан миниатюралары») партияләрен башкарган өченБорис Домашников«Ленин янына» (К Ленину), «Кызыл мәйдан» (Красная площадь), «Башкортстанда август» (Август в Башкирии), «Урал әкияте» (Уральский сказ), «Яңадан яз» (Вновь весна) картиналары өчен. 1978Рәшит Солтангәрәев «Җылы яңгыр» (1976) һәм «Нефтьчеләр юлыннан» (1977) китаплары өчен 1979Муса Гали «Звезда надежды» (1977) һәм «Липы цветут» (М., 1978 ) китаплары өчен 1980 Гайсә Хөсәенов «Заман.Әдәбият.Әдип» китабы (1978) өчен
1980-еллар ЕлБүләкләнүчеБүләкләүнең сәбәбе 1981 Иҗат төркеме (Нурия Ирсаева, Таңчулпан Бабичева, Заһир Вәлитов, Олег Ханов, Фидан Гафаров) Гафури театрында уйнаган «Язмыштан узмыш бар!» (М. Кәрим-Р. Исрафилов) спектаклендәге рольләре өчен 1982 Гыйлемдар Рамазанов «Мажит Гафури» (М., 1980 ) һәм «Многоцветье» (М., 1982 ) китаплары өчен 1983Гали Ибраһимов «Кинҗә» (I китап, 1982 китабы өченУфа Башкорт дәүләт академия драма театры иҗат төркеме, Нәҗип Асанбаев, авторУфада Башкорт дәүләт академия драма театрында Нәҗип Асанбаевның «Кызыл паша» әсәрен сәхнәгә куйган өчен 1984Венера РәхимоваУфа курчак театрында башкарган Малай («Ак пароход», Ч. Т. Айтматов), Галимә («Кара йөзләр» Мәҗит Гафури), Буратино («Буратино маҗаралары» А.Н.Толстой) образлары өченӘхияр Хәкимов «Куштирәк», «Савыр кумта» (1982) китаплары өчен 1985 Сәйфи Кудаш «башкорт әдәбияты үсешенә керткән хезмәте өчен» Флюра Килдиярова «халык җырларын башкарган һәм пропагандалаган өчен» Ильис Ямалетдинов «Халыклар дуслыгы орденлы «Агыйдел» Башкортстан сәнгать берләшмәсендә халык кәсебе сәнгате эшләнмәләрен ясаган өчен» 1986 Александр Бурзянцев «Башкортстан табигатенә багышланган пейзаж картиналары өчен» 1987 Авторлар төркеме (Әхнәф Харисов, Нурмөхәммәт Зарипов, Фәнүзә Нәдершина, Мохтар Сәгыйтов, Әхмәт Сөләйманов) «Башкирское народное творчество» («Башҡорт халыҡ ижады») (18 томда; 1987) җыентыгы өчен Юрий Узиковтарихи темага язылган китаплары өченЛев Бараг«башкорт фольклористикасына керткән зур өлеше өчен» 1988Рәми Гарипов (вафатыннан соң) «соңгы елларда нәшер ителгән шигырь китаплары өчен» Радик Зарипов, Леонора Куватова«1986-1987 еллардагы концерт-башкару эшчәнлеге өчен» 1989Равил Бикбаев «Язмышым» (шигырләр һәм поэмалар) китабы (1988) һәм «Сусадым, сулар бирегез» поэмасы (1988) өченАрслан Мөбәрәков«башкорт совет театр сәнгатен үстерүдәге уңышлары өчен» 1990Булат Рәфыйков«Карасакал» романы (1989) өчен Ф.Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле «югары башкару осталыгы өчен»
1990-еллар ЕлБүләкләнүчеБүләкләүнең сәбәбе 1991Ногман Мусин «Зәңгәр тауда ак томан» роман-трилогиясы (1990) һәм «Ихлас күңелдән сөйләшү» китабы (1990) өчен Тамара Нечаева Салават Юлаев һәйкәле (Палдиски) (1991) өченАбдулхак Игебаев «Әйтелмәгән сүзләр» китабы (1990) өчен 1992 Салават Әскаров «югары башкару осталыгы өчен» Газим Шәфыйков«И совесть, и жертвы эпохи» китабы (1991) өченГабдулла Солтанов «югары башкару осталыгы һәм җыр сәнгатен пропагандалаган өчен»Иҗат төркеме (Александр Клемент, Хәниф Хәбибрахманов, Михаил Старцев)С.Юлаев музее бинасын (Малаяз) төзегән өчен 1993 Динис Бүләков «Гомер бер генә» (1992) романы өчен Р.А. Заһретдинов«башкару осталыгы һәм варганда уйнауны пропагандалаган өчен»В.П. Пустарнаков«1942 ел» триптихы һәм пейзаж әсәрләре өченӘдия Ситдыйкова картиналары өчен 1994 Тәрҗемәчеләр төркеме (Фәнил Баишев, Дан Кинельский (вафатыннан соң), Дәүләткирәй Мәһәдиев, Нурмөхәммәт Сөяргулов) Коръәннең башкортчага тәрҗемәсе (1994) өчен Яныбай Хамматовпенталогия - «Бөртекләп җыела алтын» (1964), «Акман-токман» (1971), «Яшенле җәй» (1975), «Юргашты» (1980), «Руда» (1982) романнары өченИҗат төркеме (Флорид Бүләков, автор, Гөлдәр Ильясова, режиссёр, Ирина Филиппова, балетмейстер) Стәрлетамак театр берләшмәсендә куелган «Онытылган дога» спектакле өченНәзифә Кадыйрова«соңгы ике елдагы югары концерт-башкару осталыгы өчен» 1995Риф Габитов «Җиз үкчә», «Көтүче җыры», «Башкорт краковягы» биюләрен куйган өчен Рәшит Зәйнетдинов, Георгий Калитов1994-1995 елларда иҗат ителгән «Кымыз», «Җир җаны», «Әманәт» картиналары өченФакиһә Тугызбаева«Фатихамны бирәм сиңа» (1994) китабы өчен 1996 Ибраһим Абдуллин «Кояш батмый да батмый» (1994) китабы өчен Кадим Аралбай«Рухларның язмалары» (Письмена духов) (1995) китабы өчен 1997 Камил Гобәйдуллин, Рафаэль Кадыйров «Юрматы җире» триптихы (1995-1997) өчен Гали Хәмзин«югары башкару осталыгы һәм БР музыка сәнгатенә керткән зур өлеше өчен»Роберт Баемов «Чуар шоңкар» (1997) китабы өчен 1998 Идрис Газиев «1997-1998 еллардагы концерт программалары һәм югары башкару осталыгы өчен» Вәкил ДәүләтшинУфадагы «Ләлә-Тюльпан» мәчетен проектлаган өченТимер Йосыпов«Пеште җир җиләккәйләре» китабы (1998) өчен 2000 Азат Гаеткулов «соңгы еллардагы концерт эшчәнлеге һәм курайда югары уйнау осталыгы өчен» Иҗат төркеме (Сергей Голдобин, Светлана Голдобина, Андрей Давыденко) Уфадагы «Кунак йорты»н (Гостиный дворъ) яңадан кору проекты өченХәсән Назар«Галәмгә ашу» китабы (2000) өчен
2000-еллар ЕлБүләкләнүчеБүләкләүнең сәбәбе 2002 Юлай Гайнетдинов «Хәзинә» тапшырулар шәлкеме өчен Хөрмәтулла ҮтәшевУфа драма театрында башкарган Шайморатов, Тимучин, Сынтимер, Труабаль рольләре өчен 2004 Рәшит Назаров «Шигырьләр. I том» китабы (2002) өчен Рафаил КасыймовСимфония № 6 («Салават Юлай улының солыхы һәм сугышы») өченФәйзрахман Исмәгыйлов, Илдар Гаянов«Салават турында хикәят» һәм 1812 елгы Ватан сугышы турындагы картиналар шәлкеме өчен 2006 Әмир Абдразаков «Сынмаган рух» документаль фильмы өчен Таңчулпан Гарипова «Бөйрәкәй» (Бурёнушка) китабы (1997-2004) өчен 2008 Ирек Кинҗәбулатов «Замана тавышы» китабы өчен Иҗат төркеме (Араи Киоказу, Альфред Готман, Марат Каранаев, Ришат Муллагилдин) Уфада «Конгресс-холл»ны проектлаган өченГүзәл СөләймановаБашкортстан дәүләт опера һәм балет театрында Одетта-Одиллия, Джульетта, Йолдыз, Мария партияләрен башкарган өчен 2010 Ринат Камал «Әлфира» китабы (2004) өчен Рөстәм Сабитов«Прометей» балетына язган музыка өченРамил Килмәмәтов «Башкортстан йөрәгемдә», «Башкортстан-туган төягем» фотоальбомнары өчен
2010-еллар