Михаил Чванов, Михаил Андрей улы Чванов (, 1944 елның 25 июле, СССР, РСФСР, БАССР, Салават районы, Иске Михайловка (Малаяз)) ―язучы, Россия Федерациясенең (2002) һәм Башкортстанның (1994) атказанган мәдәният хезмәткәре, Г. Сәләм премиясе лауреаты (1982). «Аргамак. Татарстан» журналының мөхәрририят әгъзасы«Аргамак. Татарстан» порталында. ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1976). Башкортстанның халык язучысы (2021).

Тәрҗемәи хәле 1944 елның 25 июлендә БАССР Салават районы Иске Михайловка (Малаяз) авылында туган. Уфада Башкорт дәүләт университетын (1967) тәмамлаган. Салават районы Гусевка мәктәбендә укыта (1961―1962). Уфада: «Ленинец» газетасында бүлек мөдире (1967―1975), китап нәшриятында хезмәткәр (1975―1978), БАССР язучылар берлегендә әдәби киңәшче (1978―1982), С. Т. Аксаков музее (Уфа) директоры (1992 елдан) булып эшли. Спелеологлар экспедиция төркеме белән Кутук-Сумган мәгарәсен тикшерүдә катнаша. Көньяк Урал, Камчатка, Чукотка, Якутия, Памир, Ключевский, Безымянный, Толбачиков вулкан-кратерларына сәяхәттә катнаша. Озон.ру сайты

Иҗаты

Беренче китабы ― «Башкирия: 13 бәхетле юл» (Башкирия: 13 счастливых дорог) (1973) очерклар җыентыгы. «Штурман Альбанов мәсьәләсе» (Загадка штурмана Альбанова) (1981), «Балачакка билет» (Билет в детство) (1980), «Хушлашмый китәм» (Ухожу, не прощаюсь) (1980), «Сомнения бухтасыннан Вера» (Вера из бухты Сомнения) (1987), «Җир шатлыгын алып китмәм..» (Не унесу я радости земной) (1978), «Ертылган меридиан» (Разорванный меридиан) (1989), «Таулар белән ялгыз дүртәү » (Четверо наедине с горами) (1977) җыентыклары басылып чыга. «Замана Елгасы буйлап югарыга» (Вверх по Реке Времени) (2009) китабында милли рус рухияте мәсьәләләрен күтәрә. Уфа-гид сайтында М.Чванов әсәрләрен В.Ф.Байбулатов тәрҗемә иткән.

Аксаков фонды Уфада С.Т. Аксаков фондын оештыручы һәм рәисе (1992 елдан). Рус язучысы С.Т. Аксаковка һәм аның улларына багышланган «Башкириядә Аксаков урыннары» (Аксаковские места в Башкирии) (1976), «Балалар кебек булмасагыз...» (Если не будете как дети) (1990), «Тамырлар һәм ябалдаш» (Корни и крона), «Мин Аксаковода булдым» (Я был в Аксакове) (1991) китапларын нәшер итә. М. Чвановның С.Т. Аксаков исемен югары күтәрүе мәсьәләсендә фикерләр бер төрле генә түгел.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Башкортстанның халык язучысы (2021)Ләйлә Аралбаева. В Уфе на форуме «Писатель ХХI века» Радий Хабиров наградил писателей и поэтов республики. ИА «Башинформ», 28.05.2021 Г. Сәләм премиясе (1982) В.П. Бирюков премиясе (1980) К. Симонов премиясе (2000) С.Т. Аксаков премиясе (2002) Русиянең Зур әдәби премиясе (2006) Александр Невский премиясе (2010) Э. Володин (Империя мәдәнияты) премиясе (2009) Хөрмәт ордены (2010) III дәрәҗә Преподобный Сергий Радонежский ордены (РПЧ) Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре (2002) БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1994) ССРБ җир асты байлыклары разведкасы отличнигы (1967)

Сылтамалар Башкортстан (белешмәлек)

Искәрмәләр

Төркем:Югары уку йортларын тәмамлаучылар Төркем:Уфа уку йортларын тәмамлаучылар Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Журналистлар Төркем:Башкортстан журналистлары Төркем:Язучылар Төркем:Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Г. Сәләм премиясе лауреатлары Төркем:Русиянең Зур әдәби премиясе лауреатлары Төркем:Башкортстанның халык язучылары