Газим Шәфыйков (Газим Газиз улы Шәфыйков, ) – язучы, тәрҗемәче, Салават Юлаев премиясе лауреаты (1992).
Тәрҗемәи хәле 1939 елның 1 октябренда Кыргызстанның Фрунзе шәһәрендә туган. Әти-әнисе чыгышы белән Гафури районыннан. БАССР Хәйбулла районы Акъяр мәктәбендә укый. Уфада урта мәктәпне, дәүләт университетын (1962), Мәскәүдә югары әдәби курсларны (1983) тәмамлый. Уфада «Ленинец» газетасында (1962), телерадиокомитетта (1968), тарих, тел һәм әдәбият институтында (1971), БАССР язучылар берлегендә (1972-1978), «Бельские просторы» журналында (1998-1999, мөхәррир урынбасары) эшли.
Иҗаты Рус телендә яза. «Иярдә туганнар» (Рождённые в седле) (1971), «Җырчы сабак» (Поющий стебель) (1979), «Субүләр» (Водораздел) (1983), «Шүлгән таш җыры» (Песнь Шульган-таша) (1989), «Кант формуласы» (Формула Канта) (1996) исемле шигырь китаплары чыга. М. Акмулла турында «Последняя вспышка лампы» (1986) әсәрен язды. «Ату» (Расстрел) (1999), «Чыңгызхан шәүләсе» (Тень Чингисхана) (2007) романнарында Урал арты башкортлары тарихын сурәтли. «Заманның намусы да, корбаны да» (И совесть, и жертвы эпохи) (1991), «Кабырга астына элмәк» (Крючья под ребро) (1993), «Тарихның эссе сулышы» (Дыхание жгучее истории) (1998) очерклар җыентыкларында сәяси золым корбаннары язмышын бәян итә.
Тәрҗемә
Тәрҗемә өлкәсендә эшли: Ш. Бабич, З.А.Биишева, Т.Карамыш, К.К. Кинҗәбулатова, Салават Юлаев, М.И. Өметбаев әсәрләрен, «Урал батыр», «Акбүзат», «Юлай белән Салават», «Идегәй белән Морадым» эпосларын русчага тәрҗемә итә. Драматургиядә көчен сынап карый: «Операция» (1982), «Кара юртак» (Чёрный иноходец) (1998), «Атилла» (2002), «Урал-батыр» (2006), «Иске фатир пьесалары» Уфада драма театрында уйналды. Документаль фильмнарга сценарийлар яза: Советлар берлеге Каһарманы Муса Гәрәев турында «Шоңкар», Ф.Гаскәров ансамбле турында «Күңел канатлары», «Һәдия» (1990; реж. Р.Х. Нуруллин), «Зәки Вәлиди Туган» (1992; реж. Ә.Г. Абдразаков), «Ташта каным куе» (На камне кровь моя густая) (1994; реж. М.Н. Якшимбетов)фильмнары төшерелә. Уфа-гид сайты
Иҗтимагый эшчәнлеге 1988 елның 18 сентябрендә «Советская Башкирия» гәзитендә Г.Шафиковның "История одной несправедливости..." мәкаләсе басыла. Мәкаләдә Г.Шафиков күренекле язучы Гайнан Әмири исеменә плагиатлыкта гаепләүләр белдерә. Имеш, Әмири мәрхүмә Һәдия Дәүләтшина архивын табып, "Морадым" повестен үзләштерә. Шуннан ары, язучы, имеш, композитор Н.Пейков язган "Айсылу" операсының либреттосын үзләштерә. Башкортстан язучылар оешмасы Һ.Дәүләтшина һәм Г.Әмири әсәрләренең телен, стилен тикшерү буенча комиссия төзи. Комиссиягә Г.Шафиков көрәштәләре Рәшит Шәкүр, Гали Сәетбатталов, Нәҗибә Мәкъсүтова, Равил Бикбаев, Гайсә Хөсәенов һәм Суфиян Сафуанов кертеләләр. Соңгысы комиссия карарына имзасын куюдан баш тарта. Матбугатта тиешле пропагандистик кампания башлана. Комиссия язучылар берлеге идарәсендә Г.Әмирине гаепләп белдерү белән чыга. Язучының мирасчылары — кызлары Нэлли һәм Лилия Әмириләр мәхкәмәгә Шафиковны хөкемгә тарту өчен гариза тапшыралар. Шәһитләр буларак чакырылган Наҗар Нәҗми һәм Хәким Гыйләҗев Шәфиковның язмасын яла ягу итеп бәяли. 1990 елның 6 июнендә БАССР Югары суды М.Локманов рәислегендә мировой килешү белән тәмамлана. Г.Шафиков үз гаепләүләренең нигезсез һәм дәлилләнмәгән булуын таный, гәзит редакциясе гаебен таный һәм кире кагу материалын бастырыга мәҗбүр ителә.Хәлим, Айдар. Гомеремнең ун көне яки Бер җинаять эзеннән / А. Хәлим. Тольятти : П/П"Современник", 1996. 671 б. ISBN 5-85234-035-9. 167-180 бб.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре БАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1989) Салават Юлаев премиясе (1992) — «Заманның намусы да, корбаны да» (И совесть, и жертвы эпохи) (1991) китабы өчен Һәдия Дәүләтшина премиясе (1992) Мифтахетдин Акмулла премиясе (1995) Рәми Гарипов премиясе (1998) С.Чекмарев премиясе (1989) Салават Юлаев ордены (2004) ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1977)
Хәтер Уфадагы урамга исеме бирелгән. 2024 елның 20 сентябрендә Уфаның урамында шагыйрь яшәгән йорт (31/33) фасадында истәлек тактасы ачылган (барельеф авторы скульптор Илдус Закиров)Лейла Аралбаева. В Уфе открыли мемориальную доску писателя Газима Шафикова. Башинформ, 20.09.2024.
Искәрмәләр
Әдәбият Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988
Сылтамалар Башкортстан (белешмәлек)
Төркем:ССРБ язучылары Төркем:РСФСР язучылары Төркем:Башкортстан язучылары Төркем:Башкорт язучылары Төркем:Рус телле язучылар Төркем:Журналистлар Төркем:Югары уку йортларын тәмамлаучылар Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары Төркем:Салават Юлаев ордены кавалерлары Төркем:БАССР атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Тарихи романнар авторлары Төркем:Һәдия Дәүләтшина премиясе лауреатлары Төркем:Рәми Гарипов премиясе лауреатлары Төркем:Мифтахетдин Акмулла премиясе лауреатлары