Имрелкайс ибн Хөҗүр ибн әл-Харис әл-Кинди () — VI гасыр гарәп шагыйре, «Мөгалләка» поэмасы авторы, җаһилият чоры гарәп әдәбиятының күренекле вәкиле.

Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүчеләр җаһилият чорының күпсанлы әсәрләре арасыннан җиде касыйдәне, дәрәҗәсенә күтәреп, аерып куялар. Бу әсәрләрне «Мөгалләка» термины белән атыйлар. Авторлары — исламгача чорның танылган бәдәви шагыйрьләре — Имрелкайс, Гантара, Ләбид, Зөхәйр, Тарафа, әл-Харис ибн Хиллиз, Амр ибн Кульсум.

Төркем:Гарәп шагыйрьләре