Эрнест Тимерханов (Эрнест Әнвәр улы Тимерханов) – Россия кино һәм театр артисты һәм режиссёр. Ленсовет исемендәге театрда (Санкт-Петербург) эшли. Халыкара театр үзәгендә (Санкт-Петербург) актёрлык курслары алып бара.

Тәрҗемәи хәле 1978 елның 10 июлендә БАССР Благовещенск шәһәрендә туган. 2004 елда Санкт-Петербургда театр сәнгате академиясен (В.Б. Пази остаханәсе) тәмамлый. 2004-2013 – Ленсовет исемендәге Санкт-Петербург дәүләт академия театрында эшли.

Иҗаты Уфа дәүләт сәнгать институтында

1999 — «Афәт чорында мәҗлес» (Пир во время чумы) , А. Пушкин (реж. В. Сәетгалиев) — Вальсингам

Ленсовет исемендәге театрда 2001 — «Король. Дама. Валет», В. Набоков (реж. В. Пази) — Манекен 2002 — «Фредерик, яки җинаятләр бульвары», Э.-Э. Шмитт (реж. В.Пази) — Дюжи 2003 — «Фарятьев фантазияләре», А. Соколова (реж. О. Зорин, П. Белинская) — Павел Фарятьев 2004 — «Кабаре», Ф. Эбб, Дж. Мастерофф, Дж. Кандер (реж. В. Пази)- Клиффорд Брэдшоу 2005 – «Кызылтүшләр» (Снегири), Н. Садур (реж. В. Сенин) — мөселман, чит лейтенант 2006 – «Бергә бер» (Мера за меру), У. Шекспир (реж. В. Сенин) — Клавдио 2010 — «Дракон», Е. Шварц (реж. А. Корионов) — песи 2010 — «Циниклар», А. Мариенгоф (реж. А. Праудин) — Лев Троцкий

Режиссёрлык эшләре 2013 – «Мин-волонтер. Миңа ник кирәк?» (Я — волонтер. Зачем мне это нужно?) документаль фильмы ( идея авторы һәм режиссёр) 2013 – «Ленсовет исемендәге театр артистлары» (Артисты СПБ театра им. Ленсовета) музыкаль клибы (оператор һәм режиссёр) 2012 — 2014 — Ленсовет исемендәге театр һәм «Остаханә» (Мастерская) театры спектакльләренә реклама трейлерлары 2012 – «Яңа дөнья» (Новый мир) кыска метражлы фильмы (сценарий автордашы һәм режиссёр) 2008 — ШУМЫ төркеменең "Плёнка" музыкаль клибы (идея авторы һәм режиссёр) 2006 – «Ябырылу» (Нашествие) рок-фестивале, ПИЛОТ төркеменең театральләштерелгән чыгышы 2006 — ПИЛОТ төркеменең «Син кайда» (Где ты), «Ч/Б» музыкаль клиплары 2006 — ПИЛОТ төркеменең «Ч/Б» альбомын презентацияләү 2005 — ПИЛОТ төркеменең «Безнең йортның сансарасы» (Сансара нашего двора) театральләштерелгән концерты

Аудиокитаплар 2008 – «Чирле этләр» (Чумные псы) Ричард Адамс 2007 — «Имидж төгәл фән» (Имидж как точная наука) Татьяна Кондратьева, Владимир Саламатов 2007 – «Күз алды караңгылану» (Помутнение) Филип Киндред Дик 2007 — «Че Гевара. Мотоциклчы көндәлеге» Эрнесто Че Гевара 2006 – «Тере» (Живой) Дмитрий Быков, Игорь Порублев, Максим Чертанов

Фильмографиясе 2014 – «Ят» (Чужой) – адвокат Сухарев 2013 – «Корбан-роман» — Марс 2013 – «Чиртү» (Щелчок) – информатор 2012 – «Махсус агент» (Агент особого назначения) – Сергей 2012 – «Ак гвардия» (Белая гвардия) 2011 – «Саклаучылар» (Страховшики) – Андерс 2011 – «Кояшта мәлҗерәгәннәр» (Утомлённые солнцем) 2010 – «Сонька» – кенәз Икрамов 2009 – «Туй килешүе» (Брачный контракт) – Антон Болотов 2009 – «Бибинур» — Җиһангир 2009 – «Лиговка» – Гарин 2008 – «Иркәк юлы» (Путь самца) – Леонид 2008 – «Йөз сызыгы буенча» (По контуру лица) – Дмитрий 2008-2012 – «Мәйханә» (Питейный) – Костя, Тайпан 2007 – «Бәхет» (Щастье) – Коровкин 2007 – «Екатерина мушкетчылары» (Мушкетёры Екатерины) – Константин Чернов 2005 – «Кыеклар патшалыгы» (Королевство кривых)

Милләте турында -Син татармы? -Алай ук түгел. -Башкортмы? -Алай да түгел. -Кем соң алайса? -1/4- рус, 1/4-татар, 1/4-башкорт, 1/4-грек. Ленсовет театры сайтында

Сылтамалар Кино-театр.ру сайты Шәхси сайты

Моны да карагыз Бибинур фильмы турында

Искәрмәләр

Төркем:Югары уку йортларын тәмамлаучылар Төркем:Сәнгать уку йортларын тәмамлаучылар Төркем:Санкт-Петербург сәнгать академиясен тәмамлаучылар Төркем:Артистлар Төркем:Россия кино артистлары Төркем:Татар артистлары