Әскар Абдразаков, Әскар Әмир улы Абдразаков (Аскар Амирович Абдразаков, , 1969 елның 11 июле, СССР, РСФСР, БАССР, Уфа) ― опера җырчысы (бас) һәм режиссер. Россия Федерациясенең атказанган (2021) һәм халык (2026), Башкортстанның халык (1994) артисты. Уфадагы дәүләт опера һәм балет театрының сәнгать җитәкчесе (2019 елның 24 сентябреннән).

Тәрҗемәи хәле 1969 елның 11 июлендә Уфада туган. Уфада сәнгать институтын (М. Мортазина сыйныфы) (1994), Мәскәү консерваториясендә аспирантура (Ирина Архипова сыйныфы) тәмамлый.

1990 — Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры солисты.

1995 — Мәскәүнең Зур театры солисты.

2010-2011 — БР мәдәният министры.

2019 елның 24 сентябреннән — Уфадагы дәүләт опера һәм балет театрының сәнгать җитәкчесе Башкорт опера театрының сәнгать җитәкчесе итеп Әскәр Абдразаков билгеләнде. Татар-информ, 25.09.2019Ләйлә Аралбаева. Художественным руководителем Башкирского театра оперы и балета стал Аскар Абдразаков. ИА Башинформ, 24.09.2019.

Иҗаты

Дөньяның әйдәүче опера театрлары сәхнәләрендә чыгыш ясый: Реал (Мадрид), Лисео (Барселона), Метрополитен-опера (Нью-Йорк, Ла Скала (Милан), Шатл (Париж). Дирижёрлар В. Гергиев, М. Ростропович, Л. Маазел, П. Доминго, В. Федосеев, М. Эрмлер, К. Аббадо, М. Плассон һ. б. белән хезмәттәшлек итә. «Ирина Архипова тәкъдим итә», Арена ди Верона (Италия), Владимир Спиваков (Кольмар, Франция), Брегенц (Австрия), Сантандер (Испания), Ровелло (Италия) фестивальләрендә катнаша.

Вокал партияләре Собакин ― «Патша кәләше» (Царская невеста) Н. А. Римский-Корсаков (дебют, 1991) Кончак ― «Кенәз Игорь» А.П. Бородин Бөек инквизитор ― «Дон Карлос» Рамфис ― «Аида» Дж. Верди Гремин ― «Евгений Онегин» П.И.Чайковский Дон Базилио ― «Севилья чәчтарашы» (Севильский цирюльник) Дж. Россини Алеко ― Алеко С.В. Рахманинов Руслан, Фарлаф ― «Руслан һәм Людмила» М.И. Глинка Борис ― «Борис Годунов» М. Мусоргский Кочубей ― «Мазепа» Аттила ― «Аттила» Филипп II ― «Дон Карлос» Захария ― «Набукко» Дон Кихот ― «Дон Кихот» Массне Мефистофель ― «Фауст» Ш. Гуно Мефистофель ― «Мефистофель» Бойто Досифей, Хованский ― «Хованщина» Мусоргский Дон Жуан, Лепорелло ― «Дон Жуан» Моцарт Фиеско ― «Симон Бокканегра» Банко ― «Макбет» Дон Кихот ― «Дон Кихот» Массне

Режиссер дебюты Жюль Массне. «Дон Кихот» операсы Аскар Абдразаков указом президента РФ удостоен звания «Заслуженный артист России». ИА Башинформ, 19.05.2021

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1991 — М. Глинка конкурсы (Алматы) ― лауреат. 1992 ― Ф. Виньяс конкурсы (Барселона, Испания) ― диплом 1994 — Unisatransnet конкурсы (Претория, КАР) ― Гран-при 1994 — Ф. Шаляпин конкурсы (Казан) ― I премия. 1994 — БР халык артисты 1995 — Мария Каллас конкурсы (Афина, Греция) ― Гран-при 1998 — С. Рахманинов конкурсы (Мәскәү) ― I премия. 2001 — исемле Алтын медаль һәм Ирина Архипова фонды премиясе 2019 — Салават Юлаев орденыАскара Абдразакова наградили орденом Салавата Юлаева. ИА «Башинформ», 17 июля 2019 года. 2021 ― РФ атказанган артисты ― Россия Федерациясе Президенты эшчәнлеген тәэмин итүгә зур өлеш керткән һәм күпьеллык намуслы хезмәте өченАбдразаковка «Россиянең атказанган артисты» исеме бирелде. Татар-информ, 19.05.2021 2024 ― Халыклар дуслыгы ордены ― купьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге, мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерүгә зур өлеш керткәне өченЛәйлә Аралбаева. Өфөлә Асҡар Абдразаҡовтың юбилей концерты була. Башинформ, 24.09.2024 2026 — II дәрәҗә Россия империясенең беренче мөфтие исемендәге орден (Үзәкләштерелгән дини оешма – Россия мөселманнары Дини җыенының югары бүләге) — музыка сәнгате өлкәсендәге күренекле казанышлары, Россия халыкларының мәдәни мирасын саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертүе, шулай ук Россия мөселманнары Дини җыены оешуга 10 ел тулу уңаеннанПевица Алсу получила Орден имени Первого муфтия Российской империи. Объясняем, что за награда. Миллиард Татар, 5.10.2026 2026 — Россия Федерациясенең халык артистыГалина Бахшиева. Владимир Путин наградил народного артиста Башкортостана Аскара Абдразакова. Башинформ, 16.10.2026Указ Президента Российской Федерации от 15.10.2026 № 736. Официальное опубликование правовых актов

Дискография 1994 — соло концерты, фортепианода Наталья Богелава (Финляндия) 1995 — «Китеж шәһәре турында хикәят» (Сказание о Невидимом граде Китеже) Н. Римский-Корсаков , дирижёр Владимир Федосеев (Брегенц, Австрия) 1997 — «Реквием» Джузеппе Верди, Мария Каллас ядкаренә (Афина) 2000 — «Реквием» Джузеппе Верди, дирижёр Марк Эрмлер 2008 — «Набукко» Джузеппе Верди, дирижёр Леви (Париж, Stade de France) 2009 — Симфония № 8 Густав Малер, дирижёр Д. Цинман (Цюрих) Искәрмәләр

Сылтамалар Башкортстан (белешмәлек) Әскар Абдразаков do.gendocs.ru сайтында

Төркем:Сәнгать уку йортларын тәмамлаучылар Төркем:Уфа уку йортларын тәмамлаучылар Төркем:Уфа сәнгать институтын тәмамлаучылар Төркем:Опера җырчылары Төркем:Башкортстан хөкүмәте әгъзалары Төркем:Башкортстанның халык артистлары Төркем:Баслар Төркем:Театр сәнгать җитәкчеләре Төркем:Россиянең атказанган артистларыТөркем:Русиянең халык артистлары Төркем:Салават Юлаев ордены кавалерлары Төркем:БР Халыклар дуслыгы ордены кавалерлары