Фәрит Хөсәенов, Фәрит Нурислам улы Хөсәенов (1964 елның 10 мае, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, Үзбәкстан ССР, Әндиҗан өлкәсе, Ленинск — 2010 елның 23 мае, РФ, Новосибирск) — җырчы (тенор). Новосибирск опера һәм балет театрының 1993 — 2010 еллардагы әйдәүче артисты.
Тәрҗемәи хәле 1964 елның 10 маенда Үзбәкстан ССРның Әндиҗан өлкәсе Ленинск (1991 елдан Асака) шәһәрендә туган «Честное слово» газетасында. М. Глинка исемендәге Новосибирск консерваториясен (В. Прудник сыйныфы, 1994) тәмамлаган. 1993 — 2010 елларда — Новосибирск опера һәм балет театрында опера солисты. Алмания (1996, 2004), Испания (1999, 2000), Италия (2000, 2004) шәһәрләрендә гастрольләрдә була. «Реал» (Мадрид, Испания), «Сан-Карло» (Неаполь, Италия) театры сәхнәләрендә чыгыш ясый.
Иҗаты Репертуар Новосибирск опера һәм балет театры Ленский - «Евгений Онегин» П. Чайковский Водемон – «Иоланта» П. Чайковский Хозе - «Кармен» Бизе Альфред, Гастон – «Травиата» Верди Тамино, Моностатос – «Тылсымлы флейта» (Волшебная флейта) Моцарт Моцарт - «Моцарт һәм Сальери» Н. Римский-Корсаков Зиновий Борисович – «Мцен өязе Макбеты» (Леди Макбет Мценского уезда) Д. Шостакович Вова – «Дивана белән тормыш» (Жизнь с идиотом) А. Шнитке Сполетта – «Тоска» Д. Пуччини Подьячий – «Хованщина» М. Мусоргский Овлур, Ерошка - «Кенәз Игорь» Бородин Борса - «Риголетто» Верди Мисаил - «Борис Годунов» Мусоргский Чекалинский – «Пики дамасы» (Пиковая дама) П. Чайковский Гонец – «Аида» Верди Бомелий – «Патша кәләше» (Царская невеста) Римский-Корсаков Дон Курцио – «Фигаро туе» (Свадьба Фигаро) Моцарт Тихон - «Катя Кабанова» Яначек Тролль, юлбасар, шәһәр кешесе - «Кай һәм Герда тарихы» (История Кая и Герды) Баневич
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
2004 – «Алтын битлек» милли театр фестивале — «Дивана белән тормыш» (Жизнь с идиотом) операсында Вова партиясе өчен «Иң яхшы уйналган ир-ат роле» номинациясендә премиягә тәкъдим ителә (диплом).
Сылтамалар Новосибирск театры сайты «Алтын битлек» премиясе рәсми сайты
Моны да карагыз Ф. Хөсәенов Моцарт партиясен башкара (видео)
Искәрмәләр
Төркем:Сәнгать уку йортларын тәмамлаучылар Төркем:Новосибирск консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:Опера җырчылары Төркем:«Алтын битлек» премиясе номинантлары Төркем:Тенорлар