Зөлфирә Трегулова, Зөлфирә Исмәгыйль кызы Трегулова (, 1955 елның 13 июне, Латвия ССР, Рига) — сәнгать белгече, халыкара күргәзмәләр оештыручы, Третьяков галереясе (Мәскәү) директоры (10.02.2015-9.02.2023).
Тәрҗемәи хәле 1955 елның 13 июнендә Ригада кинематографистлар гаиләсендә туган. 1929 елда бабасы Хәсән репрессиягә эләккән. Әбисе, 8 баласын ияртеп, Урта Азиягә киткән. Әтисе Исмәгыйль — кинооператор, фронт операторы сыйфатында Потсдам конференциясен (ru) төшергән, әнисе Сәйдә Трегулова (дөресе: Терегулова) — тавыш режиссёры. Балачагы Урта Азиядә (Таҗикстан, Кыргызстан) үткән. Инглиз теле тирәнтен өйрәнелүче урта мәктәпне (1972), Мәскәү университетында тарих факультетының сәнгать белеме бүлеген (1977), аспирантураны (1981) тәмамлаган, 1993-1994 елларда Нью-Йоркта Соломон Р. Гуггенхайм музеенда стажировка үтә.
Хезмәт юлы 1984-1997 Е. Вучетич берләшмәсендә рус сәнгате халыкара күргәзмәләре кураторы. 1998-2000 А.С. Пушкин исемендәге сынлы сәнгать дәүләт музеенда тышкы элемтәләр һәм күргәзмәләр бүлеге мөдире. 2002-2013 11 ел буе Мәскәү кирмәне музейлары генераль директорының тышкы элемтәләр һәм күргәзмәләр буенча урынбасары. 2013-2015 РОСИЗО музей-күргәзмә үзәге генераль директоры. RMA бизнес-мәктәбендә «Арт-менеджмент һәм галерея бизнесы», музей эше курсларын алып бара.RMA бизнес-мәктәбе сайтында
Халыкара күргәзмәләр координаторы 1992 — «Бөек утопия. Рус авангарды 1915-1932» (Великая утопия. Русский авангард 1915–1932), Ширн Кунстхалле, Майндагы Франкфурт; Стеделейк Музеум, Амстердам; Соломон Р. Гуггенхайм музее, Нью-Йорк. 1995 — «Мәскәү — Берлин», Мартин Гропиус Бау; Берлин, «Берлин-Мәскәү», А.С. Пушкин исемендәге музей, Мәскәү.
Халыкара күргәзмәләр кураторы 1990 — «Мәскәү: хәзинәләр һәм традицияләр» (Москва: сокровища и традиции), Сиәтл сәнгать музее, Смитсон институты, Вашингтон. 1999–2000 — «Авангард амазонкалары» (Амазонки авангарда), Гуггенхайм музее, Берлин; Гуггенхайм музее, Билбао; Пегги Гуггенхайм музее, Венеция; Соломон Р. Гуггенхайм музее, Нью-Йорк; Король академиясе, Лондон (Джон Боулт белән). 2003 —- «Коммунизм: хыял фабрикасы» (Коммунизм: фабрика мечты) (Борис Гройс белән), Ширн Кунстхалле, Майндагы Франкфурт. 2004 — «Буби валеты» рәссамнары» (Художники «Бубнового валета»), Монако күргәзмә залы, Монте Карло 2005 — «Россия!» Гуггенхайм музее, Нью-Йорк, Гуггенхайм музее, Билбао. 2008 — «Кызыл гаскәр студиясе» (Красноармейская студия), Мәскәү, «Екатерина» мәдәният фонды. 2009 — «Шаккаттыр!» (Удиви меня!). Дягилев балет сезоннарының 100 еллыгына, Милли сәнгать музее, Монте Карло (Джон Боулт белән). 2011 — «Социалистчыл реализмнар», күргәзмәләр сарае, Рум (Мэтью Боун белән) «Италиядә Россия елы» кысаларында. 2002-2015 Мәскәү кирмәне музейларының чит илләрдәге күргәзмәләрен оештыра.
Координатор «Кирмәндә король һәм император хәзинәләре» шәлкеме «Француз таҗы хәзинәләре» (Сокровища французской короны), Лувр тупланмасыннан, Париж, 2004. «Габсбурглар кунсткамералары: Табигать тылсымы һәм Асман механизмы» (Магия природы и механизм Вселенной), Вена сәнгать тарихы музееннан, 2005. «Көчле Август асылташлары кабинеты», Дрезден яшел сводлар тупланмасыннан, 2006. «Тыелган шәһәр. Кытай императорлары хәзинәләре» (Запретный город. Сокровища китайских императоров), Пекин тыелган шәһәр музееннан, 2007. «Самурайлар. Япония хәрби асылзатлары хәзинәләре» (Самураи. Сокровища воинской знати Японии), Токио милли музее тупланмасыннан, 2008. «Дөнья хәзинәсе. Бөек Моголлар чоры Һиндстан зәркан сәнгате» (Сокровищница мира. Ювелирное искусство Индии в эпоху Великих Моголов), Күвәйт милли музееннан, 2009. «Азат империя шәһәре Аугсбург. Бөеклек гасырлары» (Вольный имперский город Аугсбург. Столетия Величия), 2009. «Госманлы солтаннары хәзинәләре» (Сокровища Османских султанов), Стамбул Топ-Капә сарае тупланмасыннан, 2010. «Медичи хәзинәләре», Флоренция музейларыннан, 2011.
Координатор һәм куратордаш Мәскәү кирмәнендә «ХХ гасыр сәнгате» күргәзмәләре. «Картье, ХХ гасыр инновацияләр», 2007. «Рене Лалик сәнгате», 2010. «Генри Мур һәм хәзерге сыннарның классика кануны», 2012.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
РФ мәдәният министры мактау кәгазе. Италиянең Йолдыз ордены (2012).http://www.quirinale.it/elementi/DettaglioOnorificenze.aspx?decorato=323466 Мальтаның Pro Merito Melitensi ордены (2012). VII Бөтенрусия «Интермузей» фестивале «Һөнәр намусы һәм хөрмәте» премиясе (2005).
Сылтамалар Ләйсән Юнысова. Язылып бетмәгән портрет. «Сөембикә», 2017 ел, № 8, 30-34 бит. РФ мәдәният министрлыгы рәсми сайты
Моны да карагыз З. Трегулова: Бурыч — Көнбатышта резонанслы күргәзмәләр уздыру З. Трегулова белән тәфсилле әңгәмә (рәсемнәр белән)
Кызыклы факт З.И. Трегулова — Третьяков галереясе тарихында җитәкче итеп билгеләнгән икенче хатын-кыз.
Искәрмәләр
Төркем:Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Сәнгать фәннәре кандидатлары Төркем:Музей директорлары Төркем:Мәскәү татарлары