Рафаэль Газимов (Рафаэль Госман улы Газимов) – тренер, «КАИ-ЗИЛАНТ» гандбол клубы директоры . РФ гандболчылар берлеге әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле
1962 елның 27 мартында Казанда туган. Волгоград дәүләт физкультура институтының Казан филиалын тәмамлаган.
Хезмәт юлы 1979 Воровский исемендәге спорт клубы (Казан) гандбол командасында уйный. 1982 РСФСР гандбол буенча яшьләр командасына кабул ителә. 1982-1985 «Заря» гандбол командасы (Әстерхан) уенчысы. 1985-1987 «Энергия» гандбол командасы (Воронеж) составында. 1987-1990 Воровский исемендәге клуб (Казан), Стәрлетамак шәһәре командалары өчен чыгыш ясый. 1987 елдан балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер булып эшли. 1990-1992 «Академия Пилото Посада» командасы (Виго, Испания) өчен чыгыш ясый. 1992-2007 «КАИ-Зилант» командасы (Казан) уйнаучы-тренеры, баш тренер, директор.
Уңышлары III «Бөтенсоюз яшьләр уеннары» чемпионы (РСФСР җыелмасы эчендә) Казан клубын Россия беренчелегенең суперлигасына чыгарды (2002). «КАИ-Зилант» такымы Россия чемпионатында 5- урын алды. 2001-2002 Европа кубогы уеннарында катнашу. 11 спорт остасын тәрбияләде.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1999 «КАИ-Зилант»ка «Иң яхшы команда» исеме бирелә. 2005 «Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале. 2005 «Югары спорт күрсәткечләре өчен» медале. Искәрмәләр
Сылтамалар «КАИ-Зилант» клубы рәсми сайты
Төркем:Тренерлар Төркем:Гандболчылар Төркем:«Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале белән бүләкләнүчеләр