Фидан Гафаров, Фидан Сафа улы Гафаров (Фида́н Сафи́ч Гафа́ров, 1947 елның 12 октябре, СССР, РСФСР, БАССР, Дүртөйле районы, Яңа Уртай ― 2025 елның 27 апреле, РФ, БР, Уфа) — татар драма артисты, җырчы, Гафури театрының (Уфа) әйдәүче артисты. БАССР (1980), РСФСР (1984), Татарстанның (1994) халык артисты. Салават Юлаев премиясе лауреаты (1981). «Уфа шәһәренең мактаулы гражданы» (2020).

Тәрҗемәи хәле

1947 елның 12 октябренда Башкортстан АССР Дүртөйле районы Яңа Уртай авылында туган. Уфа сәнгать укуханәсенең театр бүлеген (И.Х. Йомагулов курсы) тәмамлаган (1966).

Хезмәт юлы 1967 елдан М. Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында эшли. 1991 шәхси музыкаль кәмит гастроль театрына нигез куеп карый.Дүртөйле районы рәсми сайтында Соңгы вакытта шагыйрә Ләйлә Дәүләтова белән концертлар оештыра.«Акчарлак», № 12, 19.03.2015 Концертларын күбесенчә татарлар яшәгән төбәкләрдә оештырса да, сәхнәдән бары тик башкорт телендә җырлый.

Иҗаты Җырга-моңга сәләтле лирик-драматик каһарманнарны уйный. Төп рольләрне башкаручы зур сәхнә остасы. Югары дәрәҗәдә талантка ия актёр. Матур тышкы кыяфәте, музыкага сәләтле һәм хискә бай булуы Ф. Гафаровка истә калырлык образлар тудырырга ярдәм итә.

Репертуар Драматургиянең төрле жанрларына караган әсәрләрдә 100 гә якын рольне башкара. Илһам «Мәхәббәт турында җыр» Ә. Атнабаев (дебют, 1968). Хәлил «Галиябану» М. Фәйзи. Булат «Зәңгәр шәл» К. Тинчурин. Искәндәр «Тапшырылмаган хатлар» Г. Кутуй. Заһир «Галия» Т. Таһиров — Р. Исрафилов. Камил «Айсылуның айлы кичләре» И. Абдуллин. Ромео «Ромео һәм Джульетта» У. Шекспир — Ш. Мортазина. Солдат «Аналар көтәләр улларын» Ә. Мирзаһитов. Лиола «Лиола» Луиджи Пиранделло. Фәйзи «Рәйсә +Фәйзи» Н. Асанбаев. Зөлкәрнәй «Тиле яшлек» И. Абдуллин. Галимҗан «Башмагым» Х. Ибраһимов. Альберт Маратович «Алдан түлим!» Н.М. Птушкина. Ричард Галин «Айгөл иле» М. Кәрим. Укап «Салават. Өн аралаш җиде төш» М. Кәрим. Эрот «Ташлама утны, Прометей!» М. Кәрим. Котлыәхмәт «Кыз урлау» Б. Бикбай. Зубков «Ярлыкау» М. Кәрим — Р. Исрафилов. Марат «Язмышлардан узмыш бар!..» М. Кәрим — Р. Исрафилов. Зариф «Бәхет бәясе» Х. Мөдәррисова.

Фильмографиясе 1981 «Алтын атлы җайдак» (Всадник на золотом коне) реж. В. Журавлёв («Мосфильм») — Алтындуга. Кино-театр.ру сайтында

Бүләкләре, мактаулы исемнәре БАССР атказанган артисты (1972). БАССР халык артисты (1980). РСФСР халык артисты (1984). Татарстанның халык артисты (1994). Салават Юлаев премиясе (1981) — Гафури театрында куелган «Язмышлардан узмыш бар!» (М. Кәрим-Р. Исрафилов) спектаклендә уйнаган өчен (иҗади төркем эчендә). «Бәллүр сандугач» фестивале (2007) — лауреат (башкорт эстрадасы үсешенә керткән хезмәте өчен). Күгәрчен районы мәдәният бүлеге сайтында Салават Юлаев ордены (2017)Өфөлә легендар артистар Нурия Ирсаева һәм Фидан Ғафаров ордендар менән бүләкләнде. bashinform.ru, 26.12.2017 «Уфа шәһәренең мактаулы гражданы» (2020) Фидан Гафаров - «Уфа шәһәренең мактаулы гражданы». Гафури театры сайты, 23.06.2020 «Башкортстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены (2025, вафатыннан соң)Ляйсан Закирова. В Уфе завершилась траурная церемония прощания с Фиданом Гафаровым. Башинформ, 29.04.2025

Шәхси тормышы Өйләнгән. Хатыны Фәридә Хәбибулла кызы (?―2022)Ләйлә Аралбаева. Өфөлә Фидан Ғафаровтың хәләл ефете баҡыйлыҡҡа күскән. «Башинформ» МА, 24.08.2022. Балалары: уллары Айбулат (фаҗигале рәвештә үлгән), Азамат, БР халык артисты; кызы Самира (башка хатын-кыздан)Фидан Гафаров: «Теряешь контроль, в результате рождается ребенок». Взгляд из Казани, 7.12.2024. Вафаты 2025 елның 27 апрелендә 77 яшендә Уфада вафатЛейла Аралбаева. В Уфе умер народный артист России и Башкортостана Фидан Гафаров. Башинформ, 27.04.2025. Туган ягы Дүртөйле районы Яңа Уртай авылы зиратында җирләнәЛейла Аралбаева. Стало известно, где и когда в Уфе простятся с Фиданом Гафаровым. Башинформ, 27.04.2025.

Хәтер 2026 елның 17 гыйнварында билгеләнеп үтелә башлаган Артист көне алдыннан Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры музеенда бюсты урнаштырылган (бюстның авторы – Татарстан рәссамы, Ленин исемендәге Казан мәдәни-күңел ачу комплексы хезмәткәре, скульптор Халит Миңнегалиев). Бюст фотография буенча гипс һәм пластик кулланып эшләнгәнЛейла Аралбаева. В Уфе появился первый бюст Фидана Гафарова. Башинформ, 21.01.2026 Уфада Фидан Гафаровка бюст куелды. Татар-информ, 25.01.2026. Искәрмәләр

Чыганаклар Р. Шәкүр. Салават Юлаев премиясе лауреатлары (Иҗат портретлары). Уфа, 1987. А. Баһуманов, Ф.Фәизова. Салават Юлаев премиясе лауреатлары. Уфа: Китап, 1999.

Сылтамалар М. Гафури театры рәсми сайты Башкортстан (белешмәлек) Татар иле Ф. Гафаров ретро җырлар башкара (видео)

Моны да карагыз

Төркем:БАССР халык артистлары Төркем:РСФСР халык артистлары Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары Төркем:Башкортстан артистлары Төркем:Башкорт җырчылары Төркем:Уфа сәнгать училищесын тәмамлаучылар Төркем:Салават Юлаев ордены кавалерлары Төркем:Уфа шәһәренең мактаулы гражданнары Төркем:«Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены кавалерлары