Ринат Гыйззәтуллин (Ринат Ринат улы Гыйззәтуллин) — РФ табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары, 1 класслы РФ дәүләт киңәшчесе, тарих фәннәре кандидаты. 2014 елда Россия исеменнән Минамата конвенциясен имзалый.

Тәрҗемәи хәле 1980 елның 28 июлендә Киров өлкәсе Өрҗем шәһәрендә туган. Пермь дәүләт университетының тарих-сәясәт факультетын тәмамлаган (2002). Мәскәү педагогия дәүләт университетында «РФ сәяси тормышында коммунистчыл фиркаләр һәм оешмалар: 1993-2004» темасына тарих фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (2006).Tadviser.ru сайтында

Хезмәт юлы 1998-2002 «Компаньон» нәшрият йорты» ҖЧҖ корреспонденты. 2002-2003 «Коммерсантъ» ЯАҖ (Пермь) баш мөхәррире. 2003-2004 «Коммерсантъ» газетасы мөхәрририятендә бизнес бүлеге күзәтүчесе. 2004-2006 РФ табигать байлыклары министрлыгы матбугат үзәге җиәкчесе. 2006-2008 РФ табигать байлыклары министрлыгы департамент директоры урынбасары. 2008-2011 РФ табигать байлыклары министрлыгы департамент директоры. 2011 елдан РФ табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары.

Куратор Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экология хәвефсезлеге өлкәсендә дәүләт сәясәтен үткәрү департаменты. РФ табигый байлыклар һәм экология министрлыгының халыкара бәйләнешләре департаменты Росприроднадзор. Баргузин биосфера тыюлыгы (Байкал)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2 дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены.

Сылтамалар РФ табигый байлыклар һәм экология министрлыгы рәсми сайты

Искәрмәләр

Төркем:Тарих фәннәре кандидатлары Төркем:Пермь дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Россия хөкүмәте әгъзалары