Нәҗип Хәлфин, Нәҗип (Мөхәммәтнәҗип) Латыйф улы Хәлфин, (1886 ел, РИ, Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Останкау волосте, Теләнче-Тамак ― 1937 елның 3 октябре, СССР, Азәрбайҗан ССР, Бакы) ― сәяси эшлекле, журналист, педагог, географ, юрист-галим. Атаклы Хәлфиннәр нәселеннән.

Тәрҗемәи хәле 1886 елда Уфа губернасы Минзәлә өязе Теләнче-Тамак авылында (вариант: Казанда) туган. Теләнче-Тамак авылы мәдрәсәсен, Казан университетының юридик факультетын тәмамлаган.

Сәяси язмышы 1911 елдан, исламчы буларак патша хакимияте күзәтүе астында. 1917 елда Казан мөселман комитеты җитәкчесе. Инкыйлаб вакытында эсерлар белән якыная. Казан губернасы мөселманнар җыелышыннан Учредительное собраниегә депутат булып сайлана. I һәм II Бөтенрусия мөселманнар корылтаенда катнаша. Милли Шура башкарма комитеты әгъзасы. Идел-Урал штатын оештыру коллегиясе әгъзасы. 1921 елдан Бакы университетында укыта. Алты тел үзләштергән. 16 китабы, шул исәптән Гаяз Исхакый, Йосыф Акчура иҗатлары турында хезмәтләре билгеле. Сәяси золым корбаны. 1937 елның 3 октябрендә атып үтерелә.

Гаиләсе Хатыны Мәрьям Гобәйдуллина (1892―1933), Баку педагогика институты укытучысы, доцент; тарихчы-галим Газиз Гобәйдуллинның сеңлесе. Балалары булмаганМансур Мортазин. 150 атаклы татар турында. Кызык та, кызганыч та: публицистик язмалар. К.: Мәгариф-Вакыт, 2022, 383 бит. ISBN 978-5-4494-0086-4. Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Әдәбият Бишегем ― Теләнче Тамак (төзүчеләре Рубис Зарипов, Ландыш Фазуллина). Казан: Ихлас, 2012.ISBN 978-5-904735-69-2 Л.Г. Протасов. Люди Учредительного собрания: портрет в интерьере эпохи. М., РОСПЭН, 2008.

Сылтамалар Н. Л. Хәлфин «Хронос» сайтында

Төркем:Казан университетын тәмамлаучылар Төркем:Вуз укытучылары Төркем:Язучылар Төркем:Бөтенрусия оештыру җыелышы депутатлары Төркем:Репрессияләнгән татарлар