Нәҗип Хәмитов (Нәҗип Шәнгәрәй улы Хәмитов, ) – Россия һәм совет хәрби эшлеклесе, полковник (1940). Беренче бөтендөнья, Ватандашлар, Икенче бөтендөнья сугышларында катнаша. Бөек Ватан сугышында һәлак була (1943).

Тәрҗемәи хәле 1898 елның 5 (18) декабрендә Уфа губернасы Уфа өязе Бишавыл-Уңгар вулысы (хәзерге БР Кырмыскалы районы) Олыкүл авылында туган. Татар. 1917 елдан хәрби хезмәттә. Хатыны — Софья Ильинична Хәмитова (Богырысланнан).

Хәрби карьера 1917 елның июненнән 1918 елның июленә кадәр патша армиясендә. Идел буе хәрби округының Волжскидагы 245- запастагы полкның укыту командасын тәмамлый. 1918 елдан Уфадагы мөселман полкында кече унтер-әфисәр. Адмирал А.В. Колчакның 3- аклар армиясе 16- татар полкы сапёрлар командасында рядовой. Фельдшерлар әзерләү курсларын тәмамлый һәм армиянең Тум губернасы Тайга станциясендә урнашкан җыелма госпиталендә хезмәт итә. 1919 елның декабрендә үз теләге белән 5- Кызыл Армия сафына баса һәм Тум госпиталенә нәзир итеп билгеләнә. 1920 елда Тумдагы хәрби-пехота курсларын тәмамлый. Казандагы Татар укчы полкына взвод командиры итеп күчерелә. 1921 елда Идел буе хәрби округының Казандагы югары хәрби мәктәбендә укый. Одессадагы махсус максаттагы аерым бригаданың (ЧОН) 6- батальонында рота командиры. Березовка каласындагы 2- аерым ЧОН батальонында взвод командиры. 1924 Ананьев каласындагы 95- укчы дивизиянең 283- укчы полкы взвод һәм рота командиры. 1931 РККА комсоставның Выстрел белем күтәрү курсларында укый. 1934 Казандагы 71- укчы дивизиянең 212-, аннары Алабугадагы 213- (соңрак 3-) укчы полкларда штаб командиры. 1939 209- запас полк командиры.

Бөек Ватан сугышы 422 укчы дивизия штаб башлыгы, аннары 72- запастагы полк командиры. 1942 Төньяк фронтка керүче 1- удар армиянең 397- укчы дивизиясенең штаб нәчәлниге. Демьянск юнәлешендә һөҗүмдә катнаша. К.Е. Ворошилов исемендәге югары хәрби академия тыңлаучысы. 1943 елның маеннан 68- укчы корпус штаб башлыгы, июльдә корпус командиры. Август аенда Көнбатыш фронтта сугыша. Смоленскига һөҗүм операциясендә катнаша. 5 сентябрь көнне һәлак була. Смоленск өлкәсе, Ельня районы, Ново-Тишево авылында , Ельня-Смоленск юлы буенда җирләнгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Ленин ордены Кызыл Байрак ордены I дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Чыганаклар Рәис Зарипов. Корпус командирлары. Казан утлары, 2015, № 5 ISSN 0206-4189

Сылтамалар Мемориал фонды сайты Тумның Товики сайты

Искәрмәләр

Төркем:Корпус командирлары Төркем:Хәрби академия тәмамлаучылар Төркем:Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар