Әгъла Кучумов (Әгъла Җәмгытдин улы Кучумов) — спортчы (спорт йөрүе), ветераннар арасында спорт йөрүе буенча 7 тапкыр дөнья чемпионы, күп тапкырлар Европа, Россия чемпионы. ССРБ спорт остасы. Галим Рәшит Кучумовның абыйсы.
Тәрҗемәи хәле
1938 елның 9 гыйнварында БАССР Бакалы районы Яңа Катай авылында туган.
«Математика» белгечлеге буенча уку йортын тәмамлагач, БР статистика идарәсендә икътисадчы булып эшләгән. Башкорт дәүләт университетында эшләгән: лаборанттан уку бүлеге башлыгы дәрәҗәсенә кадәр үсә. Лаеклы ялга киткәнче 7 ел Уфада Балалар иҗат йорты директоры була.
Спорт карьерасы Уфада укыганда сары авыруы белән авырый башлый. Табиблар аңа климатны алмаштырырга киңәш итәләрЛюди сайтында
Дүшәнбедә яшәгәндә, халыкара класслы спорт остасы, спорт йөрүе буенча 5 тапкыр дөнья чемпионы Григорий Панечкин белән таныша, аның кул астында тренировкалар башлый. Хәзер Ә. Кучумов – 100 медаль иясе.
Нәтиҗәләре 1993 дөнья чемпионы (М40) — Спорт йөрүе (20 км) — 5:13:02 2003 дөнья чемпионы (М65) — Спорт йөрүе (5 км) — 28:38:54 2003 дөнья чемпионы (М65) — Спорт йөрүе (20 км) — 2:03:40 2013 дөнья чемпионы (М75) — Спорт йөрүе (5 км) — 31:22:97 2013 дөнья чемпионы (М75) — Спорт йөрүе (10 км) — 1:06:58:00 2013 дөнья чемпионы (М75) — Спорт йөрүе (10 км) (команда зачеты) — 3:52:42 2013 дөнья чемпионы (М75) — Спорт йөрүе (20 км) (команда зачеты) — 2:18:42
Кызыклы факт 1999 елда 61 яшендә ветераннар өчен куйган рекорды — 5 км араны 20:22:50 дә үтә — 15 ел саклана. Элекке рекорд ССРБ атказанган спорт мастеры Владимир Голубничийныкы – 22:44:80 Вечерняя Уфа, 09.11.2013. 50 еллык спорт тормышында кызу адым белән 2 такыр экваторны урарлык җир йөргән.
Чыганаклар Бакалинская земля: история и люди. Уфа, 2010. ISBN 978-5-85051-512-6
Сылтамалар Р. Әюпов. Җил аркан булсын, Әгъла Кучумов!
Искәрмәләр
Төркем:Спортчылар Төркем:ССРБ спорт осталары Төркем:Дөнья чемпионнары Төркем:Россия чемпионнары Төркем:Европа чемпионнары