Күпмилләтле дәүләт - халкы ике яки күбрәк этник төркемнән торган дәүләт. Бүгенге көндәге барлык милли дәүләтләр диярлек күпмилләтле булып торалар.

Нинди дәүләтне күпмилләтле санау өлкәсендәге бәхәсләр, берәр "милләт" дип билгеләнгән төркемнең күп вәкилләре үзләрен берьюлы ике милләт белән бәйли алуларына бәйле. Илан Пелег белдергәненчә,

Күпмилләтле дәүләтләр чоры 1993 елда в Принстон университетында бастырылган «Этник низаглар һәм халыкара иминлек» («Ethnic Conflict and International Security») хезмәтенә кергән «Эчке сәясәт һәм этник низаглар» («Domestic politics and ethnic conflict», Brown, Michael E.) мәкаләсендә Дэвид Уилш (David Welsh) исемле галим 180 суверен дәүләтләрдән 20 азрагы очрагында гына этник яки милли яктан гомоген булулары турында сүз йөртергә мөмкин турында сөйли; тик бу да аларда яшәүче милли азчылыклар ил халкының 5%-тан кимрәк булганда гына. Бу карашка нигезләнеп, Саджит Чудри (Sujit Choudhry ) «качан булса этномәдәни яктан гомоген дәүләтләрнең үсеш чоры күзәтелгән булса да, бүгенгә килгәндә ул бетте» дип белдерде.

Россия мәгариф системасындагы стандарт билгеләмәсе В Россияда урта (тулы) гомуми мәгариф өчен белем бирү стандартының «география» дисциплинасына кергән билгеләмә буенча География для среднего (полного) общего образования (профильный уровень). 3. «күпмилләтле» дип дәүләт чикләре эчендә берничә этнос яшәгән дәүләтләр атала. Шулай ук алар түбәндәге төркемнәргә бүленә: милли азчылыклар күләме төрле дәрәҗәдә булуга карамастан, аерым бер милләт вәкилләренең аеруча зур өстенлеклеләр (Великобритания, Франция, Испания, Китай, Монголия, Турция, Алжир, Марокко, США, Австралия) ике милләтле (Канада, Бельгия); ил халкы төзелеше комплекслы, ләкин этник яктан гомоген булганнары (Иран, Афганистан, Пакистан, Лаос); ил халкы төзелеше этник ягыннан комплекслы һәм күптөрле булганнары (Индия, Швейцария, Индонезия, Россия)

Күпмилләтле дәүләтләр үрнәкләре Бразилия Индия Индонезия Иран Канада Китай Россия США Казахстан Африканың күп дәүләтләре Күп мигрантлар килүләре аркасында, Европа Берлеге илләре әкренләп күпмилләтле дәүләтләргә әверелә бара.Kelemen, R. Daniel. (2007). In Making History: State of the European Union, Vol. 8, edited by Sophie Meunier and Kate McNamara, Oxford University Press, p. 52.A Union of Diversity: Language, Identity and Polity-Building in Europe

Тарихи күпмилләтле дәүләтләр Австро-Венгрия империясе Византия империясе Госман империясе Рим империясе Россия империясе Советлар Берлеге Чехословакия Югославия

Шулай ук карагыз Мәдәни күптөрлелек Моноэтник дәүләт

Искәрмәләр

Төркем:Милләтчелек Төркем:Дәүләт формалары