Һилмәнд — Әфганстандагы елга, түбән агымы Иранда. Озынлыгы 1150 км. Басейнының мәйданы 500 мең км². Һиндукуш тауларыннан башланып, Дәште Марго һәм Регистан чүлләре аша ага. Дельта хасил итеп, Һамун күленә коя. Төп кушылдык — Аргандаб. Уртача су чыгымы 400—500 м³/сек. Су ресурслары сугару өчен кулланыла. Һилмәнд тармакларында плотиналар корылган.
Kaynak ve lisans
Kaynak: Wikipedia — Һилмәнд (елга) · katkı geçmişi.
Metin: CC BY-SA 4.0.
Metin düzenlemesi hakkında
Viki işaretlemesi ve şablonlar çıkarıldı; uzun metinler kısaltıldı.