Гиоргий Куприянов (Гиоргий Фёдор улы Куприянов) — Татарстанның Минзәлә районы башлыгы (2004-2010), «Татспиртпром» ААҖ генераль директоры (2010-2015).
Тәрҗемәи хәле
1956 елның 28 мартында ТАССР Ворошилов районы (хәзерге Минзәлә районы) Югары Юшады авылында туган.
«Инженер-төзүче» белгечлеге буенча Налчык политехника институтын тәмамлаган. Хәрби хезмәттә булган.
Хезмәт юлы 1977 «Камгэсэнергострой» сәнәгать берләшмәсендә прораб. 1978-1979 «Таймырэнергострой» сәнәгать берләшмәсендә прораб. 1979-1992 «Татсельхозмонтаж» сәнәгать берләшмәсенең Минзәлә ПМКсында мастер, участок башлыгы. 1992-1995 Минзәлә ликёр-аракы заводы директоры. 1995-2002 «Татсельхозмонтаж» сәнәгать берләшмәсенең Минзәлә ПМКсы башлыгы. 2002-2004 ТР Минзәлә районы башлыгының беренче урынбасары. 2004-2010 Минзәлә районы башлыгыУказ президента РТ от 29 марта 2004 года. 2010, август-2015, гыйнвар «Татспиртпром» ААҖ генераль директоры«Деловой квартал» сайтында.
Җәмәгать эшчәнлеге «Татсельхозмонтаж» сәнәгать берләшмәсенең Минзәлә ПМКсын җитәкләгәндә, Минзәлә тарихи мәчетен торгызуда ярдәм күрсәтә: бинаның җылылык тәркибен (системасын) алмаштыруда булышлык итәЮныс Юсупов. Минзәлә мәчетләре. Минзәлә, 2011, 13- б.. «Татспиртпром» ААҖ генераль директоры вазифасында Минзәлә шәһәренең гамәлдәге Никольский соборының 200 еллык юбилеена соборны яңартуда һәм бәйрәмне уздыруда ярдәм итәТатарстан митрополиясе сайтында.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2013 Татарстан митрополиясенең Изге Гурий Казанлы медале (медаль святителя Гурия Казанского).
Сылтамалар Г.Ф. Куприянов турында VIPERSON сайтында Г.Ф. Куприянов турында «Депутатские дела» сайтында
Искәрмәләр
Төркем:Район башлыклары Төркем:Ширкәт җитәкчеләре Төркем:Казан оешмалары җитәкчеләре