«Казан әлманахы», — Татарстан башкаласы Казан шәһәрендә рус телендә нәшер ителүче әдәби-нәфис һәм мәдәният-мәгърифәт басмасы. Баш мөхәррир — Әхәт Мушинский, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Державин премиясе иясе.

Тарих

Татарстан Республикасының «2004-2013 елларда ТР дәүләт телләрен һәм башка телләрне үстерү дәүләт программасы»н тормышка ашыру кысаларында нәшер ителә башлый. Рус телле язучыларның әсәрләрен нәшер итүне максат итеп куя. Басманың оештыручылары булган язучылар Василий Аксенов, Рөстәм Кутуй, Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев, Александр Ткаченко, Владимир Корчагин беренче мөхәрририят әгъзалары була. Беренче саны 2 000 данә бастырылып, 1 100 данәсе Татарстан Республикасының Милли китапханәсе аркылы Русиянең (Мәскәү, Уфа, Сарытау, Чабаксар һ. б.) һәм Татарстан җөмһүриятенең китапханәләренә таратыла.

Сәхифәләре Татарстан һәм Казан язучыларыннан тыш, Казанга нинди дә булса мөнәсәбәте булган авторларның да (мәсәлән, Л.Н. Толстой, Белла Әхмәдуллина, Василий Аксенов) әсәрләре басылагазета «Казанский университет», 02.02.2011 Туган якны өйрәнүчеләр, җирле рәссамнар иҗаты, әдәбият тарихы, хәзерге рус теле турында язмалар урнаштырыла. Яшь авторларга урын түрдән. Казан дәүләт медицина университетында оешкан «Ак карга» (Белая ворона) әдәби түгәрәге (җитәкчесе Наилә Ахунова) әгъзалары (Наталья Иванова, Александр Крайнов, Энҗе Алимова, Светлана Филатова, Дарья Якунина, Анна Черемисова, Мария Чурсина, Юлия Сандлер, Константин Максимов) язган әсәрләр урын ала. «Бәйләнчек кеше көндәлеге» (Дневник зануды) сәхифәсендә көндәлек матбугатта очрый торган хаталар күрсәтеләКазан тарихлары сайтында. Тәрҗемә әсәрләргә зур урын бирелә. Татарча текстны (мәсәлән, Фатих Кәримнең «Ант» поэмасын) русчага тәрҗемә итү буенча бәйге оештырыла.

Бүләкләре «Бәллүр каләм» бәйгесе лауреаты (2008) — «Ел дебюты» номинациясендә.

Сылтамалар Казан әлманахы сайты Әхәт Мушинский белән әңгәмә

Искәрмәләр

Төркем:Татарстан журналлары Төркем:Русча журналлар Төркем:Рус телендәге альманахлар Төркем:«Бәллүр каләм» бәйгесе җиңүчеләре