Хөсәен Уразиков, Хөсәен Ибраһим улы Уразиков (1894–1977) — драма артисты, режиссёр, драматург Татарстан АССР халык (1945), РСФСР (1950) атказанган артисты. РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе.
Тәрҗемәи хәле 1894 елның 7 (19) гыйнварында Сарытау губернасы Дергачев өязе (хәзерге Сарытау өлкәсе Дергачев районы) Сәфәр авылында туганСарытау өлкәсе яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм министрлыгы сайты. Самар хәрби округы каршындагы татар музыка-драма студиясен беренчеләрдән булып тәмамлаган (1920). Мәскәү консерваториясе каршында ачылган татар студиясендә укый (Газиз Айдарский, Сара Садыйкова, Гөлсем Камская, Асия Измайлова белән бергә).
Хезмәт юлы Хива, Бохара, Ташкент, Верный (Алма-Ата), Пишпек (Бишкәк), Ырынбур, Мәскәү, Әстерхан татар театрларында эшли. 1930 елдан Казанда Татар академия театрында. 1944-1948 елларда режиссерлык вазифасын да башкара. 1936-1965 Казан театр укуханәсендә укыта.
Иҗаты Артист иҗат иткән төрле характердагы образларга тормышчанлык, халыкчанлык хас. Аларның бөтенесе диярлек шигърилеге, гадилеге, акыллы һәм бераз хәйләкәр булулары белән аерылып торалар.
Атаклы татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тормышы һәм эшчәнлеге турында «Каюм Насыйри» исемле тарихи пьесасы Мөхәммәт Гали белән бергә язылып, 1945 елда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уңыш белән бара.
Тәрҗемә өлкәсендә дә эшли: Киршонның «Икмәк» (Хлеб), «Чудесный сплав» әсәрләрен тәрҗемә иткән.
Куйган спектакльләре 1936 «Мактаулы заман» Таҗи Гыйззәт 1940 «Хуҗа Насретдин» Нәкый Исәнбәт (Кәшифә Тумашева белән бергә) 1941 «Идегәй» Нәкый Исәнбәт 1944 «Миңлекамал» Мирсәй Әмир 1948 «Мулланур Вахитов» Нәкый Исәнбәт 1948 «Диңгездәгеләр исәнлегенә» К. Лавренев 1956 «Зифа» Нәкый Исәнбәт 1962 «Банкрот» Галиәсгар КамалСценическая интерпретация комедий Г. Камала 1966 «Хуҗа Насретдин»
Уйнаган рольләре Әхмәди — «Кара тап» Габдулла Капкаев, Хөсәен Уразиков — Әстерхан театры, 1929 Әптерәш — «Мактаулы заман» Таҗи Гыйззәт Иманкол — «Наёмщик» Таҗи Гыйззәт Исламбай — «Бишбүләк» Таҗи Гыйззәт Биктимер — «Ташкыннар» Таҗи Гыйззәт Вурм, Президент — «Мәкер вә мәхәббәт» Фридрих Шиллер Тихон — «Яшенле яңгыр» Александр Островский Лыняев — «Бүреләр һәм сарыклар» Александр Островский Коршунов — «Ярлылык гаеп түгел» Александр Островский Җиһанша, Ишан — «Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин Мисбах хаҗи — «Җилкәнсезләр» Кәрим Тинчурин Юныс хаҗи — «Хаҗи әфәнде өйләнә» Шәриф Камал Васин — «Рус кешеләре» Константин Симонов Глостер — «Король Лир» Уильям Шекспир Цыганов — «Варварлар» Максим Горький Коломийцев — «Соңгылар» Максим Горький Бикәмәт — «Зифа» Нәкый Исәнбәт Закир — «Бертуган Таһировлар» Фатих Хөсни Шәйх-Әбу — «Фатыйма Сабри» С. Җамал һ.б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1945 Татарстан АССРның халык артисты 1950 РСФСРның атказанган артисты РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе
Искәрмәләр
Чыганаклар И. Илялова. Г. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 1996. ISBN 5-298-00708-2 М. Арсланов. Хөсәен Уразиков. Тормышы һәм иҗаты. Казан: ТКН, 1986.
Сылтамалар
Х.И. Уразиков Милләттәшләр сайтында Г. Камал театры артистлары
Моны да карагыз
Төркем:ТАССР халык артистлары Төркем:РСФСР атказанган артистлары Төркем:РСФСР атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Шәхесләр:Әстерхан татар театры Төркем:Шәхесләр:Мәскәү татар театры Төркем:Камал театры актерлары Төркем:Татар артистлары Төркем:Режиссёрлар Төркем:Татар драматурглары Төркем:Тәрҗемәчеләр Төркем:Укытучылар