Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте, «Бөгелмә профессиональ-педагогика көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем учреждениесеУку йортының Уставы буенча атамасы, — 1965 елдан Бөгелмә шәһәрендә эшләп килүче, Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы карамагындагы урта махсус һөнәри белем бирүче бюджеттагы дәүләт белем бирү оешмасы.
Тарих 1962 елда Лениногорск шәһәрендә Лениногорск индустриаль-педагогика техникумы ачылаРСФСР министрлар шурасы каршындагы Һөнәри белем бирү дәүләт комитетының баш идарәсе боерыгы № 204 13.07.1962. 1963 елда Баулы эшчеләр бистәсендә (1996 елдан шәһәр) Баулы индустриаль-педагогика техникумы ачылаРСФСР министрлар шурасы каршындагы Һөнәри белем бирү дәүләт комитетының баш идарәсе боерыгы № 127 24.03.1963. 1965 елда Баулы индустриаль-педагогика техникумы Бөгелмәгә күчерелә, исеме Бөгелмә индустриаль-педагогика техникумы итеп үзгәртелә. 1997 елда Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте итеп үзгәртеләРФ мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы 30.09.2011 № 2422. 2004-2009 елларда уку йортында Казан аграр университетының Бөгелмә вәкиллеге урнаша. 2015 елда Бөгелмә педагогика көллияте белән берләштерелә һәм аның дәвамчысы булып танылаТР министрлар кабинеты карары № 224 06.04.2015.
Белгечлекләр Уку йорты нигезләнгән елларда «Хезмәт укытучысы», «Хезмәт һәм сызым укытучысы», «Хезмәт, сызым һәм физик тәрбия укытучысы», «Металл кисү» белгечлекләре дә булган. Авыл хуҗалыгын механикалаштыру (һөнәри белем мастеры, техник дипломы бирелә). Уку срогы 4 ел 10 ай. Автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт (һөнәри белем мастеры, техник дипломы бирелә). Уку срогы 4 ел 10 ай. Автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт (техник дипломы бирелә). Уку срогы 3 ел 10 ай. Авыл хуҗалыгын электрлаштыру һәм автоматлаштыру (һөнәри белем мастеры, техник дипломы бирелә) Уку срогы 4 ел 10 ай. Икътисад һәм бухгалтер исәп-хисабы (бухгалтер дипломы бирелә). Уку срогы 2 ел 10 ай. Банк эше (банк эше белгече дипломы бирелә). Уку срогы 2 ел 10 ай. Хокук саклау эшчәнлеге (юрист дипломы бирелә). Уку срогы 3 ел 6 ай. Социаль хезмәт (социаль эш белгече дипломы бирелә). Уку срогы 2 ел 10 ай. Хокук һәм социаль тәэминатны оештыру (юрист дипломы бирелә). Уку срогы 2 ел 10 ай. Автомеханик (слесарь, машина йөртүче, заправкада эшләүче дипломы бирелә). Уку срогы 10 ай. Электр челтәрен ремонтлау буенча электромонтер (электромонтер дипломы бирелә). Уку срогы 10 ай. Көллият базасында Бөгелмә шәһәре һәм Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнары өчен һәртөрле машина йөртүчеләр әзерләү үзәге ачылган. Производствога өйрәтү укытучылары өчен белем күтәрү курслары да эшли.
Шәхесләр Директорлар 1962-1975 — Николай Назаров 1975-1985 — Хәмит Шәфыйков 1985-25.09.2023 — Фәрид Мәсгут улы Кәлимуллин, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган укытучысы 25.09.2023- — Гүзәл Мөдарис кызы Рәхимова
Укытучылар
башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы
Тәмамлаучылар
50 ел вакыт эчендә уку йортында Татарстан, Башкортстан, Ырынбур өлкәсе һ.б. өчен 10 меңнән артык белгеч әзерләнгән.
башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы
Искәрмәләр
Сылтамалар
Көллиятнең рәсми сайты Көллиятнең «Татарстанның электрон мәгарифе» порталындагы сәхифәсе Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте: кичә, бүген, иртәгә
Моны да карагыз
Төркем:Әлифба буенча көллиятләр Төркем:Татарстан урта һөнәри уку йортлары Төркем:1963 елда нигезләнгән уку йортлары Төркем:Педагогика көллиятләре Төркем:Бөгелмә уку йортлары