Роберт Заһретдинов, РизаПаспорт алганда Риза исемен Робертка алыштыра (Роберт) Абдрахман улы Заһретдинов, (1932-2016) — кубызчы, мөгаллим, С. Юлаев премиясе лауреаты (1993), БАССР (1981) һәм РСФСР (1987) атказанган мәдәният хезмәткәре. БАССР (1974) һәм РСФСР (1978) халык мәгарифе отличнигы.

Тәрҗемәи хәле

1932 елның 16 декабренда БАССР Мәчетле районы (1930-1932 елларда Дуван-Мәчетле районы, 1963-1965 елларда Балакатай районы) Әҗекәй исемле татар авылында туган. Свердловскида чалгы ясый торган заводның һөнәри укуханәсендә укый. Себердә Яя бистәсендә хәрби хезмәтен үти. Авыл клубында мөдир, соңрак Мәчетле районы мәдәният йортында эшли. Уфада 6 айлык баянчылар мәктәбен бетерә. Уфа сәнгать укуханәсенең халык уен кораллары бүлеген (Н.Я. Инякин сыйныфы) (1962), «баян» сыйныфы буенча Свердловск дәүләт педагогия институтының (хәзер Урал дәүләт педагогика университеты, ) музыка-педагогика факультетын тәмамлаган (1968).

Хезмәт юлы 1968-1992 Уфаның 2 нче санлы педагогия укуханәсендә (хәзер 2 нче санлы көллият) укыта. 1993-2002 Уфа дәүләт сәнгать институтында укыта.

Иҗаты 1969 елдан башлап сәхнәдә. Иҗат гомере буена милли музыка әсәрләрен башкара: кубызда, курайда һ.б. уен коралларында уйный. Кубыз уен коралын камилләштерүче. Киң билгеле кубыз конструкциясен уйлап чыгаручы. Шулай ук кыңгыраулы кубыз, резонаторлы кубыз, электр көче ярдәмендә эшләүче электрон кубыз, тромбон-кубыз һ.б. музыка механизмнары авторы. Кубыз һәм думбыра үзенчәлекләрен берләштергән кумбра уен коралын уйлап табучы. Репертуарында 200 музыка әсәре: башкорт һәм татар милли көйләре («Аргуҗа», «Буранбай», «Гайсә-ахун», «Ильяс», «Уел» һ.б.), рус, чит ил композиторларының кубыз өчен язган әсәрләре, автор импровизацияләре. Үзе язган 50 әсәре (җырлар, уен коралы өчен пьесалар) бар (кубыз өчен «Уралтау», «Иртә»; курай һәм кубыз өчен «Озын чәч», «Печаль Беслана»; баян өчен «Вальс-фантазия», «Концерт вальсы», «Марш» һ. б.) Морат Әхмәтовның «Варган-симфониясе»ндә (1996) кубыз партиясен беренче башкаручы. 1991 елда Якутскида узган халыкара халык уен коралларында уйнаучылар конгрессында «Виртуоз кубызчы» исеме бирелә. 1992 елдан Идел-Урал регионы буенча кубыз музыкасы буенча үзәк () рәисе. 1998 елда Австриядә узган халыкара фестивальдә «Халыкара класслы кубыз белгече» исеме бирелә. Әлеге дәрәҗә һәртөрле музыка уку йортында мастер-класслар алып барырга рөхсәт итә. Р. Заһретдинов Австрия, Бельгия, Болгария, Голландия, Польша, Швейцариядә мастер-класслар үткәрә. Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе шәһәрләрендә һәм 11 чит илдә (Алмания, Италия, Монголия, Норвегия, Швейцария, Финляндия һ.б.) гастрольләрдә була. Әбҗәлил, Кырмыскалы, Мәчетле районнарында кубызчылар ансамбльләре оештыра.

1993 елдан Мәчетле районында Р.А. Заһретдинов призына «Яшь кубызчы» бәйгесе уздырылып килә. Шәкерте — Миңлегафур Зәйнетдинов.

Китаплары 1997 Кубызда уйнау сәнгате () (Сорос премиясе) Башкорт өзләү мәктәбе ()

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Халык иҗаты фестивальләре (Мәскәү (1984, 1985), Якутск (1991), Кызыл (1992) лауреаты. 1991 елда «Виртуоз кубызчы» исеме бирелә. 1993 Салават Юлаев премиясе — кубызда () уйнауны пропагандалаган өченПоставновление президиума ВС РБ и Совмина РБ № 395 от 16.09.1993. 1981 БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре 1987 РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре 1974 БАССР мәгариф отличнигы 1978 РСФСР мәгариф отличнигы 1997 елда «Халыкара класслы кубыз белгече» исеме бирелә. 2013 Салават Юлаев ордены (БР)

Әдәбият Рәшит Шәкүр. Кош тавышы, кояш нурлары. Китапта: Чыңрау торналар иле. Уфа, 1996.

Сылтамалар Башкортстан (белешмәлек) В Уфе скончался всемирно известный музыкант Роберт Загретдинов Танылган кубызчы Роберт Заһретдинов вафат

Искәрмәләр

Төркем:Татар музыкантлары Төркем:Кубызчылар Төркем:Уфа сәнгать училищесын тәмамлаучылар Төркем:Урал дәүләт педагогия университетын тәмамлаучылар Төркем:Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәрләре Төркем:РСФСР халык мәгарифе отличниклары Төркем:Вуз укытучылары