Остеомиелит (гр. osteon — сөяк, myeloјs — ми)— җелекнең сөяк ярысы, көпшәк һәм компакт матдәсе белән бер юлы шешүеРусско-башкирский толковый словарь медицинских терминов (М. Т. Азнабаев, 2007); сөякнең кимеге, ян компакт матдәсе һәм сөяк ярысының бер юлы шешүеРусско-башкирский словарь медицинских терминов (В. З. Гумеров, 1981).
Бүленеше Остеомиелит специфик булмаган (башлыча коклар тудырган) һәм специфик (туберкулез, сифилис һ. б. тудырган); гематоген (эндоген) һәм гематоген булмаган (операцияләр, җәрәхәтләр һ. б. нәтиҗәсендә); кискен һәм хроник төрләргә бүләләр.
Төп билгеләре Сөякләр авырту, температура күтәрелү һ. б.
Мөмкин өзлегүләр Сепсис, эренле артрит, сөякләрнең патологик сынуы һ. б.
Тикшеренүләр Диагностика өчен тикшеренүнең инструменталь (рентгенография, радиоизотоп сканерлау, сөякнең эчке басымын үлчәү белән җелеккә пункция эшләү) һәм лаборотор (пунктатны бактериологик тикшерү) ысуллары файдаланыла.
Дәвалау Дәвалау медикаментоз (антибактериаль, иммунитетны көчәйтүче һ. б. препаратлар) һәм хирургик (некроэктомия, сөяк куышлыгын пластик материал белән тутыру).
Авыру буенча Башкортостандагы тикшеренүләр Башкортстанда авыру проблемалары буенча фәнни тикшеренүләр 20 гасырның 40 нчы еллары уртасыннан медицина университетында үткәрелә: А. А. Полянцев җитәкчелегендәге пуля белән яраланудан соң барлыкка килгән остеомиелитка дәвалау ысуллары эшләнә, 70‑че еллардан алып олыларда авыруны диагностикалау һәм хирургик дәвалау (Е. Н. Кель, Р. Х. Мәдияров, В. Г. Сәхәветдинов, Ш. И. Хөсәенов), шул исәптән аутотрансплантат кулланып дәвалау (В. О. Кузнецов), балаларда гематоген остеомиелитын дәвалау алымнары камилләштерелә (Ф. Х. Гәйнанов, А. Г. Лютов һ. б.).
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар Антибактериальная терапия остеомиелита и артрита
Төркем:Әлифба буенча авырулар