Радий Хәбиров, Радий Фәрит улы Хәбиров (, , 1964 елның 20 марты, СССР, РСФСР, БАССР, Ишембай районы, Сайран) — РФ һәм БР дәүләт эшлеклесе, Башкортстан Республикасы Башлыгы (2019 елның 8 сентябреннән; 2018 елның 11 октябреннән — Азатлык радиосы), Башкортстан хөкүмәте башлыгы (2019 Оперативное совещание в Правительстве Республики Башкортостан: прямая трансляция 28 октября 2019 года—2020), БР президенты администрациясе башлыгы (2003 ел, октябрь—2008), РФ президентының эчке эшләр идарәсе башлыгы урынбасары (2009—2016, сентябрь), юридик фәннәр кандидаты (1998), БР атказанган юристы (2008). Классик һәм грек-рим көрәше буенча спорт мастерлыгына кандидат. 2нче класслы РФ дәүләт киңәшчесе (2009РФ президенты указы № 570 07.05.2009). Хокук гыйлеме буенча 30лап фәнни хезмәт авторы.

2024 елның 6-8 сентябрендә узган сайлауларда икенче срокка Башкортстан Башлыгы итеп сайланганРадий Хабиров победил на выборах в Башкирии. Башинформ, 9.09.2024.

Тәрҗемәи хәле

1964 елның 20 мартында БАССР Ишембай районы Сайран авылында укытучылар гаиләсендә өченче бала булып туган. Абыйлары Рамил (1955), Ришат (1958―2026)Лейла Аралбаева. Скончался брат Главы Башкирии Ришат Хабиров. Башинформ, 12.04.2026. Башкорт дәүләт университетының юридик факультетын (1998), Төркиянең Билкәнт университетында магистратура (Әнкара, 1994) тәмамлаган. БДУда «Россия Федерациясендә уңайлы әйләнә-тирә мохиткә хокукның барлыкка килүе һәм үсеше» () темасына юридик фәннәр кандидатлыгына диссертация яклаган (1998, фәнни җитәкчесе проф. Фәнис Раянов). Хәрби хезмәттә булган (1982—1984).

Хезмәт юлы 1981—1982 елларда — Ишембай транспорт машина төзелеше заводында фрезерлаучы өйрәнчеге.

1989 елдан — БДУ юридик факультетында: дәүләт хокукы һәм совет төзелеше кафедрасы ассистенты, БДУ студентларының һөнәри берлеге рәисе (1989—1992), өлкән укытучы (1994—1998), юридик факультет деканы урынбасары, доцент (1998—2002), БДУ хокук институты директоры в.б., директоры (2002—2003).

2003, сентябрь —2008, июль — БР президенты администрациясе җитәкчесе. «Торак һәм күчемсез милек белән махинация ясавы, декларациясендә шәхси милкен тулысынча күрсәтмәве өчен», Мортаза Рәхимов тарафыннан эшеннән бушатыла Бывшего главу администрации Рахимова исключили из «Единой России»….

2008, август—декабрь — РФ президенты эчке эшләр идарәсенең РФ Федераль җыены, сәяси фиркаләр һәм Иҗтимагый пулат (2014 елга кадәр) белән багланышлар департаменты директоры.

2009—2016, сентябрь — РФ президентының эчке эшләр идарәсе башлыгы урынбасары. 2016 елның 19 сентябрендә әлеге вазифадан китү турында гариза язаРадий Хәбиров сайлаулардан соң Дәүләт думасы кураторы вазифасыннан китәПесков подтвердил уход Хабирова из Кремля.

2017—2018 елларда — Красногорск шәһәр округы башлыгы.

2018 елның 11 октябреннән — БР Башлыгы вазифасын башкаручы.

2019 елның 8 сентябреннән — БР Башлыгы Хабиров по результатам обработки 100% бюллетеней победил на выборах главы Башкирии. interfax-russia.ru, 09.09.2019.

2019 елның 28 октябреннән — Башкортстан хөкүмәте башлыгы Радий Хабиров определил структуру Правительства Башкортостана. Правительство Республики Башкортостан. Официальный сайт, 28.10.2019.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2008 — БР атказанган юристы Почет ордены (РФ) 2015 — «Бурычка тугърылык» ордены (Кырым) — батырлык, патриотизм, актив иҗтимагый-сәяси эшчәнлек, Кырым Республикасының бердәмлеген ныгытуга, үсешенә һәм чәчәк атуына керткән шәхси өлеше өчен һәм Кырымның Россия белән кушылуы көне уңаеннан 2021 — Александр Невский ордены (РФ) — Башкортстан Республикасының социаль-икътисади үсешенә керткән зур өлеше һәм күпьеллык тырыш хезмәте өчен Владимир Путин Радий Хәбировны Александр Невский ордены белән бүләкләде. Татар-информ, 12.09.2021Указ Президента Российской Федерации от 10 сентября 2021 года № 525 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». 2023 ― Россия Журналистлар берлегенең «Һөнәри берләшмә алдындагы хезмәтләре өчен» мактау билгесе Ляйсан Закирова. Председатель Союза журналистов России Владимир Соловьев вручил Главе Башкирии награду. Башинформ, 6.06.2023 2023 ― (РФ чит ил эшләре министрлыгы)Роман Якимчук. Глава Башкирии награжден за вклад в международное сотрудничество. ИА «Башинформ», 15.11.2023 2024 ― IV дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен орденыЛейла Аралбаева. Владимир Путин наградил Радия Хабирова за заслуги перед Отечеством. Башинформ, 7.11.2024 2026 ― Россия Президентының Рәхмәт хаты ― Россия Федерациясендә торак төзелешен үстерүгә зур өлеш керткән өченАльмира Давлетбаева. Радий Хәбиров Рәсәй Президентының рәхмәт хатына лайыҡ булды. Башинформ, 2.04.2026 2026 ― II дәрәҗәле «Ахьд-Апша» («Намус һәм дан») ордены (Абхазия) — Абхазия Республикасы һәм Башкортстан Республикасы арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга, Абхазиянең социаль-икътисадый үсешенә зур шәхси өлеш кертүе һәм актив ярдәме өченЛяйсан Закирова. Президент Абхазии вручил Главе Башкирии высшую награду. Башинформ, 3.07.2026

Гаиләсе Беренче хатыны Лариса (Лукьянова), юрист, кызлары Светлана (Кәримова), Рита (1987-2013). Икенче хатыны Каринэ (Хәбирова), уллары Фәрит һәм Тимер (2021) Стало известно, как Радий Хабиров назвал своего сына. Башинформ. 26 января 2021..

Милләте төгәл билгеле түгел. Башкорт, татар, татарларның этник төркеменнән (типтәр, мишәрләрләрдән) чыгуы мөмкин.

Радий Хәбиров: О чем Радий Хабиров рассказал федеральному телеканалу. Главное. bashinform.ru, 24.10.2018

Эшчәнлекне бәяләү

Уңай Тискәре «Абдрахман» башкорт халык җырында "Якын күргән дустан да яманы юк, Авыр чакта сиңа ят булса" сюжеты Радий Хәбиров тарафыннан Куштау шиханын юкка чыгару карарына (2018) охшаш. 2018 ел ахырында Башкортстан Хөкүмәте «Башкортстан сода компаниясе» чималын эшләү өчен кушарга дигән карар кабул итте BSK and Radiy Khabirov agreed on the solution of commodity problems of an enterprise. Моннан алда Р. З. Хәмитов Башкортстан икътисадын диверсификацияләү дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, барлык шиханнарны эшләнмәләренә каршы кискен сүзләр әйтте (компанияне сода алуның фәнни алымнарына стимуллаштыру күздә тотыла иде).

Гаепләү белдерү 2024 елның июлендә Украина прокуратурасы Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка һәм Уфа мэры Ратмир Мәүлиевка читтән торып гаепләү белдергән. Прокуратура аларны «Россия гаскәрләренең ихтыяҗларын матди тәэмин итүгә булыша», ди. Түрәләргә Украинаның «чикләрен үзгәртү максаты белән кылынучы гамәлләрне финанслау» дигән гаепләү белдерелгәнКира Миронова. Дело Украины против Радия Хабирова доказывает значимый вклад Башкирии в дело СВО. Башинформ, 1.07.2024. Моны да карагыз

Искәрмәләр

Чыганаклар Азат Бадранов. Перемены в Башкирии. интернет-журнал «Рабкор»,14.10.2018

Сылтамалар «ВК» шәхси сәхифәсе «Фейсбук»та шәхси сәхифәсе Р.Ф. Хәбиров ВИПЕРСОН сайтында

Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Әлифба буенча сәясәтчеләр Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Юридик фәннәр кандидатлары Төркем:Россия сәясәтчеләре Төркем:Башкортстан сәясәтчеләре Төркем:Башкортстанның беренче җитәкчеләре Төркем:Башкортстанның атказанган юристлары Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары Төркем:Башкортстан хөкүмәте башлыклары Төркем:Почет ордены кавалерлары Төркем:Россиянең Александр Невский ордены кавалерлары Төркем:Россия Чит ил эшләре министрлыгының «Халыкара хезмәттәшлеккә керткән өлеше өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнүчеләр Төркем:4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары Төркем:II дәрәҗә «Намус һәм дан» ордены кавалерлары