Гөлсинә Мәүлекәсова, Гөлсинә Галим кызы Мәүлекәсова (; 1981 елның 19 феврале, Уфа) — балет биючесе, Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының (Уфа) әйдәүче солисты (прима-балерина), баш балетмейстеры (2024 елдан). С. Юлаев премиясе лауреаты (2016). Башкортстанның халык (2014), Россия Федерациясенең атказанган (2024) артисты.

Тәрҗемәи хәле 1981 елның 19 февралендә Уфада музыкант гаиләсендә туган. Уфада хореография укуханәсен (хәзер Р. Нуриев исемендәге көллият) (РФ, БР халык артисты Л. Куватова сыйныфы) тәмамлаган (1999). 1996 елдан Уфада опера һәм балет театрында балет труппасында хезмәт итә. 2001 елда контракт буенча Петербургның К. Тачкин балетында эшли.

2024 елның октябрь аеннан ― Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының (Уфа) баш балетмейстерыЛейла Аралбаева. Гульсина Мавлюкасова назначена на должность главного балетмейстера Башоперы. Башинформ, 16.10.2024.

Иҗаты Р. Нуриев исемендәге халыкара балет сәнгате фестивалендә (Уфа) катнашып килә (партнёрлары — И.И. Иебра (Рум операсы), Д. Тамазлакару (Staatsballet Берлин театры), М. Перетокин (Мәскәүнең Зур театры), А. Меркурьев (Мәскәүнең Зур театры). 2006 елда VII халыкара Волков фестивалендә (Ярославль) катнаша. Ул катнашкан Л. Исмәгыйлеваның Аркайым балеты (Йолдыз партиясе) РФ хөкүмәтенең Ф. Волков исемендәге премиясенә лаек була. 2008 елда ЮНЕСКО штаб-фатирында (Франция), 2010 елда «Россия-Франция елы» уңаеннан Франция шәһәрләре буйлап уздырылган концертларда катнаша.

Репертуары Сильфида (Х. Левенсхольд «Сильфида»), Жизель, Мирта, Вилиса (А. Адан «Жизель»), Франциска (И. Штраус «Зәңгәр Дунай»), Пахита, вариацииялар (Л. Минкус «Пахита»), Китри, Китри төше, Мерседес, Урам биючесе, Дриада, Беренче вариация, Болеро (Л. Минкус «Дон Кихот»), Никия, Гамзатти, Һинд биюе (Л. Минкус «Баядерка»), Вакх хатын-кызы, Нимфа (Ш. Гуно «Вальпургия төне»), Җиденче вальс һәм мазурка («Шопениана»), Одетта-Одиллия, Испан кәләше, Рус кәләше, Зур аккош, Па-де-труа (П. Чайковский «Аккош күле»), Аврора, Сирень Феясы (П. Чайковский «Йокыга талган гүзәл»), Мари, Һинд курчагы, Француз курчагы (П. Чайковский «Щелкунчик»), Зарема (Б. Асафьев «Бакчасарай фонтаны»), Джульетта (С. Прокофьев «Ромео һәм Джульетта»), Көлгенә (С. Прокофьев «Көлгенә»), Кармен (Ж. Бизе — Р. Щедрин «Кармен-сюита»), Зәйтүнгөл (Л. Степанов, З. Исмәгыйлев «Торна җыры»), Йолдыз (Л. Исмәгыйлева «Аркайым»), Полли (П. Овсянников «Том Сойер»).

Концерт номерлары «Классик Па-де-де» (Д. Обер муз.) «Очрашу» (П. Даллио муз., Д. Проценко хореографиясе) «Диңгездән» (Э. Морриконе муз., Р. Әбүшахманов хореографиясе) «Адәм һәм Һава» (А. Петров муз., Я. Лившиц хореографиясе) «Үлеп барган аккош» (К. Сен-Санс муз., М. Фокин хореографиясе)

Гастрольләре Театр белән Казакъстан (2000, 2001), Бөекбритания (2001), Италия (2003, 2010), Мисыр (2003, 2005), Португалия (2005, 2007), Таиланд (2006, 2008), Бразилия (2007), Кытай (2008), Греция (2008), Алмания (2009), Испания (2010), Франциядә (2010) һ.б. илләрдә чыгыш ясый.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2001 ― БР атказанган артисты 2003 ― ТҮРКСОЙ премиясе 2004 ― БР халык артисты 2016 ― Салават Юлаев премиясе — «театр-сәхнә сәнгатен үстерүгә һәм популярлаштыруга зур өлеш кертүе, югары башкару осталыгы өчен» 2024 ― Россия Федерациясенең атказанган артистыЛейла Аралбаева. Владимир Путин присвоил звание заслуженного артиста РФ балерине из Уфы. Башинформ, 8.12.2024 Гаиләсе Ире Илдар Маняпов, балет биючесе, БР халык артисты, кызы. Искәрмәләр

Сылтамалар Г. Мәүлекәсова Уфа опера һәм балет театры сайтында

Төркем:Артистлар Төркем:Балет артистлары Төркем:Уфа хореография укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Башкортстанның халык артистлары Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары Төркем:Россиянең атказанган артистлары