Сергей Притыцкий (, Һаркавиче, Һродна губернасы, Россия империясе(Подләсье воедводалыгы, Польша)—, Минск, ССРБ) — беларус совет дәүләт эшлеклесе, алман-совет сугышында катнашучы, генерал-майор.

ЭККГ командирлар составы хәзерлеген камилләштерү курсларында (1941-1942), БК(б)Ф ҮК каршындагы Югары фирка мәктәбендә (1945-1948) укыган.

Белосток өлкә шурасы башкарма комитеты рәисе урынбасары (1939-1941), Беларус ленинчыл коммунистик яшьләр берлеге ҮК икенче сәрәктибе (1942-1944), Польша партизан хәрәкәте штабы башлыгы урынбасары (1944), башлык (1944-1945), Беларус К(б)Ф Һродна өлкә комитеты икенче сәрәктибе (1948), беренче сәркәтиб (1948-1951), Беларус К(б)Ф Барановичи өлкә (1953-1954), Молодечно өлкә (1954-1960), Минск өлкә (1960-1963) комитетлары беренче сәрәктибе, Беларус ССР Югары Шурасы рәисе урынбасары (1962-1965), Беларус ССР Югары Шурасы президиумы рәисе (1968-1971). СБКФ ҮК әгъзасы (1961-1971), 1-8 чакырылышлары ССРБ Югары шурасы депутаты. Искәрмәләр

Төркем:ССРБ Югары Шурасы депутатлары Төркем:СБКФ ҮК әгъзалары