1980 елгы Европа футбол чемпионаты () — 1980 елда узган алтынчы УЕФА Европа футбол чемпионаты.. Чара 11 июньнән 22 июньгә кадәр Италиянең дүрт шәһәрендә (Рум, Милан, Неаполь һәм Торино) үткәрелгән.

Ярышта 8 җыелма такым катнашкан. Греция милли футбол җыелмасы Европа чемпионтларында беренче тапкыр катнашкан.

Ярыш ике этаптан торган: беренче этапта 8 такым ике төркемгә бүленеп, әйләнмә система буенча уйнаган. Төркемнәрдә икенче урын алган такымнар өченче урын өчен матчта, беренче урын алганнары исә финалда очрашкан.

Чемпионатның 14 уенында 27 туп кертелгән. Иң күп туп кертүчеләр: Клаус Аллофс (Көнбатыш Алмания) - 3 туп.

Финалда Көнбатыш Алмания җыелмасы Бельгияне 2:1 исәбе белән җиңеп, икенче тапкыр Европа чемпионы исеменә лаек булган. Өченче урын өчен мачта Чехословакия җыелмасы Италияне пинәлти сериясендә 9:8 (матчның төп һәм өстәмә вакыты 1:1 исәбе белән тәмамланган) исәбе белән җиңгән.

Төркем:Футбол буенча Европа чемпионатлары Төркем:1980 ел спортта