Бутлеров урамы () — Казанның тарихи үзәгендә урнашкан урам. Пушкин урамыннан башланып, Курашов урамы белән киселештә тәмамлана. Маяковский, Мөштәри, Толстой/Айвазовский урамнары белән кисешә. Казан университеты ректоры Александр Бутлеров исемен йөртә.
Тарих Октябрь инкыйлабына кадәр урамның хәзерге Толстой урамына кадәрге өлеше Яңа Чүлмәк урамы (), калган өлеше - Беръяклы Яңа Чүлмәк урамы () дип аталган. Хәзерге исемен 1927 елның 2 ноябреннән йөртә. Игътибарга лаек объектлар 30нчы йорт — элекке Александр балалар ятимханәсе, хәзерге Казан галимнәр йорты.
Галерея
Шәхесләр Хәйрулла Габдуллин
Тышкы сылтамалар Урам панорамасы
Төркем:Казанның Бутлеров урамы