Зәки Әлибаев, Зәки Арыслан улы Әлибаев, , (1967 елның 10 гыйнвары, БАССР, Белорет районы, Зөяк) — әдәбият галиме, тәнкыйтьче, журналист, филология фәннәре кандидаты (1997), БР атказанган мәгариф хезмәткәре (2012), мәгариф отличнигы, РФ һәм БР язучылар берлекләре әгъзасы (2011), БР язучылар берлеге рәисе (2017 елның 31 мартыннан 2022 елның 16 декабренә кадәр).Лейла Аралбаева. Председателем Союза писателей Башкортостана избран Айгиз Баймухаметов. ИА «Башинформ», 16.12.2022. Башкортстан Республикасының милли әдәбият музее директоры (2024 елның 11 декабреннән)

Тәрҗемәи хәле 1967 елның 10 гыйнварында Башкортстан АССР Белорет районы Зөяк авылында күпбалалы колхозчы гаиләсендә туган. Туган авылында урта мәктәпне (1984), «башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы, рус теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге буенча БДУның филология факультетын (1992), БДУ аспирантурасын (1996) тәмамлаган. «Хәзерге заман башкорт романнарында конфликт табигате» темасына филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (1997). 1985―1988 елларда Североморск шәһәрендә (Мурманск өлкәсе) хәрби хезмәт үткән. 1992 елдан БДУда ассистент, өлкән укытучы, доцент. 2009 елдан Башкорт дәүләт педагогика университетында (2006 елдан М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты), башкорт филологиясе факультетында эшли. Башкорт әдәбияты һәм мәдәнияте кафедрасында доцент. Регионның археология мәдәниятләре, Башкорт балалар фольклоры, Әдәбият белеме фәненә кереш, Әдәбият белеме һәм тәнкыйте тарихы, Әдәби туган якны өйрәнү, Әдәби анализ, Әдәби түгәрәкне оештыру методикасы, Фольклор-этнография экспедицияләрен оештыру методикасы, Башкортларның сөйләм сәнгате, Әдәбият теориясе һ.б. фәннәрдән укыта.

2024 елның 11 декабреннән Башкортстан Республикасының милли әдәбият музее директоры (Миләүшә Каһарманова урынына)Ләйлә Аралбаева/ Яҙыусылар союзының элекке рәйесе Башҡортостандың Әҙәбиәт музейына етәксе итеп тәғәйенләнде. Башинформ, 11.12.2024. Җәмәгать эшчәнлеге БР язучылар берлеге рәисе в.б. (2016, ноябрь - 2017, март) БР язучылар берлеге рәисе (2017 елның 31 мартыннан 2022 елның 16 декабренә кадәр) Зәки Алибаев БР язучылар берлеге рәисе итеп сайланды. Азатлык Радиосы, 31.03.2017Поздравляем нового Председателя Союза писателей Башкортостана - Заки Арслановича!

Гыйльми эзләнүләре Әдәбият белеменә кереш Әдәбият тарихы һәм теориясе 50 дән артык гыйльми һәм укыту-методик әсбап авторы.

Иҗаты Әдәби тәнкыйть мәкаләләре БР журналлары («Агыйдел», «Башкортстан укытучысы», «Ватандаш») һәм газеталарында дөнья күрә. Р. Баемов, З. Биишева, К. Мәргән, Җ. Киекбаев, М. Иделбаев, М. Кәрим, М. Ямалетдинов, Р. Гарипов, М. Акмулла, Рәшит Зәйнуллин З. Әлибаев. Сүз кодрәтен тоеп. «Агыйдел» һ.б. иҗатларын анализлый.

Хәзерге заман прозасына эпик традицияләрнең тәэсирен өйрәнү, эпосларда каһарман концепциясен, «Урал-батыр» эпосында башкорт романы чыганакларын тикшерү белән шөгыльләнә Башинформ, 10.01.2017.

Китаплары Хәзерге заман башкорт романнарында конфликт табигате Җир язмышы, вакыт сулышы. Вакыт бәйләнешендә башкорт әдәбияты Хәзерге башкорт әдәбияты ХХ гасыр башкорт әдәбияты

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2012 ― БР атказанган мәгариф хезмәткәре 2022 ― Салават Юлаев ордены Башҡортостан яҙыусылары һәм шағирҙары дәүләт премиялары менән бүләкләнде. «Башинформ» МА, 19.12.2022

Искәрмәләр

Сылтамалар БДПУ рәсми сайтында шәхси бите БР язучылар берлеге сайты Зәки Арыҫлан улы Әлибаев юбилейына саҡыра

Әдәбият Писатели земли башкирской (төзүчеләре Р.Н. Баемов, Г.Н. Гәрәева, Р.Х. Тимергалина). Уфа: «Китап», 2015. ISBN 978-5-295-06338-1

Төркем:Галимнәр Төркем:Әдәбият галимнәре Төркем:Язучылар Төркем:Башкортстан язучылары Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Филология фәннәре кандидатлары Төркем:Вуз укытучылары Төркем:Салават Юлаев ордены кавалерлары