Митрополит Феофан (тугач бирелгән исеме Иван Андрей улы Ашурков, ; 1947 елның 21 мае, РСФСР, Курск өлкәсе, Дмитриев — 2020 елның 20 ноябре, РФ, ТР, Казан) — Рус православие чиркәве эшлеклесе, 2015—2020 елларда Казан һәм Татарстан митрополиты, Татарстан митрополиясе башлыгы, Казан епархиясенең идарәче әрхәрәе, Казан православие руханилары семинариясенең ректоры һәм ислам белеме кафедрасы мөдире. Черкесск (2005), Ставрополь (2006), Владикавказның (2009) шәрәфле ватандашы.
Тәрҗемәи хәле 1947 елның 21 маенда Курск өлкәсе Дмитриев шәһәрендә эшче гаиләсендә туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, Ырынбур өлкәсе Новотроицк шәһәрендәге укуханәдә «электр белән эретеп ябыштыручы» белгечлегенә укый, Сембер шәһәрендә хәрби хезмәт үтә, шунда православие храмына йөри башлый. 1969-1970 елларда Смоленск һәм Вязьма епископы Гедеон янында хезмәт куя. Мәскәү руханилар семинариясен (1972), Мәскәү руханилар акамедиясен (МРА) (1976) тәмамлаган. МРАда «Бөек Василийның тәгълиматы» () темасына (богословие буенча) кандидатлык диссертациясе яклаган.
Хезмәт юлы 1977-1982 елларда Иерусалимдагы (Исраил) Рус руханилар миссиясендә хезмәт итә.
1982-1984 елларда Мәскәүнең Торыйсын-Сергий лаврасы брадәрлегендә.
1984-1987 елларда Үзәк һәм Көньяк Америка экзархлыгы сәркатибе.
1987-1989 елларда Мәскәү патриархлыгының тышкы элемтәләр бүлегендә хезмәт куя.
1989-1993 елларда Александрия һәм бөтен Африка патриархы каршында Мәскәү патриархы экзархы.
1993-1999 елларда Мәскәү патриархлыгының тышкы элемтәләр бүлегендә рәис урынбасары.
1999-2000 елларда Антиохия һәм бөтен Көнчыгыш патриархы каршында Мәскәү патриархы вәкиле.
2000-2003 еллларда Магадан һәм Синегора кафедрасында (епископлык) хезмәт куя.
2003-2010 елларда Ставрополь һәм Кавказ кафедрасында хезмәт куя. Бесландагы фаҗигадә (2004 елның 1 сентябре) арадашчы буларак катнаша.
2010-2011 елларда Владикавказ руханилар училищесы ректоры.
2011-2014 елларда Чиләбе һәм Златоуст кафедрасында хезмәт куя. 2012 елда яңа оештырылган Чиләбе митрополиясе башлыгы, епархиясенең вакытлы идарәчесе.
2014-2015 елларда Сембер митрополиясе (Сембер өлкәсе) башлыгы.
2015-2020 елларда Казан һәм Татарстан митрополиты, Татарстан митрополиясе (Татарстан) башлыгы, Казан руханилар семинариясе ректоры, семинариянең исламны өйрәнү кафедрасы мөдире.
2020 елның 20 ноябрендә Казанда коронавирус инфекциясеннән вафат Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан вафат. Татар-информ, 20.11.2020.
Рухани дәрәҗәләре 1973 елда Мәскәүнең Торыйсын-Сергий лаврасы . 1973 елның декабрендә Феофан исеме белән монахлыкка күчә. 1974 елның гыйнварыннан иеродиакон. 1976 елдан иеромонах. 1979 елдан игумен. 1985 елдан архимандрит. 2000 елдан епископ. 2008 елдан архиепископ. 2012 елдан митрополит.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре бүләкләр 1995 2нче дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены 2000 Дуслык ордены (РФ) 2005 «Осетия даны өчен» медале (Төньяк Осетия) 2007 4нче дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены 2017 3нче дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены — «70 яшьлек юбилее хөрмәтенә»Фәрит Мөхәммәтшин һәм митрополит Феофан "Ватан алдындагы хезмәтләре өчен" ордены белән бүләкләнде. Азатлык Радиосы,23.05.2017. Чиркәү бүләкләре 2017 I дәрәҗә Изге Иннокентий (Мәскәү һәм Коломна митрополиты) ордены — «70 яшьлек юбилее хөрмәтенә» Патриарх Кирилл наградил митрополита Феофана орденом святителя Иннокентия. ИА «Татар-информ», 21.05.2017.
Сылтамалар Мәскәү патриархлыгы рәсми сайтындагы сәхифәсе Татарстан митрополиясенең «Татарстанда православие» мәгълүмати-агарту сайты
Искәрмәләр
Төркем:Рус православие чиркәве митрополитлары Төркем:Мәскәү руханилар академиясен тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:Татарстан Төркем:Шәхесләр:Казан Төркем:Ректорлар Төркем:Казан руханилар академиясе укытучылары Төркем:COVID-19 коронавирус авыруыннан вафат булучылар