124нче санлы Ютазы һөнәри училищесы, 2012-2016 елларда Бөгелмә аграр көллиятенең 1нче санлы филиалы () — Татарстанның Ютазы районы Ютазы авылында 1983-2016 елларда эшләгән махсус урта белем бирүче уку йорты.

Тарих 1983 елның октябрендә Баулы районы (1991 елдан Ютазы районы) Ютазы авылында 82нче санлы Баулы урта һөнәри училищесынең филиалы ачыла. Киң тракторчы-машинист һәм «В», «С» категорияле машина йөртүчеләр әзерләүче беренче төркемгә 16 кеше кабул ителә.

1992 елның декабрендә мөстәкыйль 124нче санлы һөнәри укуханә оештырыла. Киң профильле станокчылар, пешекче-кондитерлар, авыл хуҗалыгы оешмалары бухгалтерлары, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручылар әзерләнә башлый. Беренче директоры — Камил Гали улы Шаһалиев, 1995 елдан Павел Алексей улы Кулагин, 1999 елдан Ралит Мәрван улы Хәйдәров, 2013-2016 елларда Мансур Гайнулла улы Вәлиуллин.

2006 елдан Казан «Элекон» заводының бүлекчәсе булган «Электросоединитель» заводы өчен белгечләр (токарьлар) әзерләнә.

2012 елда 124нче санлы Ютазы һөнәри училищесы ТР министрлар кабинеты карары ТР министрлар кабинеты карары № 869 17.10.2012 белән Бөгелмә аграр көллиятенең 1нче санлы филиалы итеп үзгәртелә Тр муниципаль районнары порталы. Бөгелмә.

2016 елда ТР министрлар кабинет карарыТР министрлар кабинет карары № 432 23.06.2016 белән филиал ябыла, укучылар уку елын Бөгелмә аграр көллиятендә укып бетерәләр.

Белгечлекләр 2014-2015 уку елында Ютазы филиалына 105 укучы кабул ителгән Приложение 7 к Порядку формирования объёмов и профилей подготовки квалифицированнных рабочих и специалистов в системе профобразования РТ: Аш-су остасы, кондитер — 35 Эретеп ябыштыручы( электр һәм газ белән) — 35 Авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинисты — 35

Сылтамалар Уку йортының «Татарстан Республикасы электрон мәгарифе» порталындагы сәхифәсе

Искәрмәләр

Төркем:Татарстан урта һөнәри уку йортлары Төркем:Ябылган уку йортлары Төркем:Ютазы районы