Яңа Айман — Татарстан Республикасының Минзәлә районындагы авыл. Географиясе Яңа Айман Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 271 чакрым, ә район үзәге Минзәләдән көньяк-көнчыгышка таба 31 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..

Тарихы Яңа Айман — Бүляр волосте (1866 елдан — Поисев волосте) Мушугин түбәсе башкортларының асаба җирләрендә XIX гасыр уртасында нигезләнгән авыл, 1859 елда узган 10нчы ревизия мәгълүматләре аны Минзәләдән 30 чакрым ераклыкта Тирән-Чокор чишмәсе тирәсендә тип терки. 160 асаба башкорт төп — Иске Айман авылыннан аерылып чыгып, яңа авыл төз. 1896 елда авыл туфракның сыйфаты, игенчелек системасы һәм халыкның йән башына җир мәйданы белән тәэмин ителеше буенча шушылай тасвирлана: «Яңа Айман авылы (асабалар) - Көньяк калкулыкта, кечкенә генә чишмә янында урнашкан, аның янында сазлыклар күп. Җир 160 җанга бирелгән, бер урында һәм авылга якын урнашкан. Авыл җирнең көньяк-көнбатышында. Болыннарның бер өлеше утарга бүленгән. Община идара формасы. Җир 1891 елдан җан башына; 1896 елда - 258 җанга бүленә». Авылда мәчет, икмәк запасы кибете һәм бакалея лавкасы була. Халкы 1802 елда 99 йортта 264 асаба башкорт ир-аты теркәлә, 3 елдан соң (1805) алар 101 йортта 500 кеше була. 1896 елда — 258 ир-ат теркәлә.

2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 85 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 95,29%, башка халыклар — 4,71%.

Климат

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.8 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Искәрмәләр

Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.