«Ачу» () — режиссер Тони Скотның 2004 елдагы криминаль драма һәм триллер жанырларындагы А. Дж. Квиннелның шул үк исемдәге романы буенча төшерелгән фильмы. Бу шушы романың икенче экранлаштыруы, беренчесе 1987 елда төшерелгән.

Эчтәлеге Фильмдагы вакыйгалар Мексикада 2003 елда бара. Эре бизнесмен Самуэл Рамос үзенең 9 яшьлек кызы Пита (Лупита) өчен куркып тора. Кызын яклау һәм саклау өчен ул элекеге ҮКИ махсус сугымчы Джон Кризины тән сакчысы итеп эшкә ала. Джон ризалаша эшләргә, әмма ул үзе авыр эмоциональ кризис хәлендә үз-үзен үтерү турында уйлап тора. Бу кыз-бала белән танышуы, аның белән дуслашуы, кабат Джонда тормыш белән кызыксыну уята.

Музыка дәресе беткәч, Питага һөҗүм максаты белән урлау оештырыла. Джон урлаучыларга бәйге бирә һәм дүрт җинаятьчене атып үтерә, әмма үзе каты яралана. Җинаятьчеләр кызны үзләре белән алып китәләр. Урлаучылар кызның әти-әниләренә кыз өчен долларлык йолым сорап мөрәҗәгать итәләр. Акчаны алгач кызны кайтарабыз дип вәгъдә бирәләр. Әмма акчаны тапшырганда, ниндидер вакыйга килеп чыга да, атышу башлана, кызны акчага алмаштыру килешүе уңышсызлык белән бетә. Урлаучылар әти-әниләренә кызны үтердек дип хәбәр җибәрәләр. Джон, иптәше Пол Рейборн ярдәме белән әле тулысынча терелеп бетмәйче хастаханәдән кача. Джон Питаның әнисенә — Лиза Рамоска бөтен кызны урлауга катнашучылардан ачу алам һәм бөтенесендә үтерәм дип ант бирә.

Башта Джон урлауның башкаручыларына чыга. Газап астыннан бер башкаручыдан урлауны кемнәр оештырганың белә. Урлаучылар чылбырыннан югарырак менә торгач, Джонга кызның әтисе урлауны оештырганы ачыклана. доллар аныкы түгел, ләкин Самуэл алдаулы эш ясарга җыенган булган. Шуның буенча ярты акча аңа тияргә тиеш булган. Шул акчаны тапшырганда урлаучының бер туганы үтерелгәч, моның бөтен исәпләре җимерелгән. Джон Самуэлга үз-үзен үтерергә мөмкинлек бирә.

Ачу алу исәпләрен ахырына кадәр китерә торгач, Джон ике турыдан-туры урлауның җитәкчеләренә килеп чыга — бертуган Даниелга һәм Ауэрелио Санческа. Джон башта Аурелиога чыга, ә аның аша Даниелга. Даниел кыз, чынлыкта, исән дип хәбәр итә. Ул кызны Джонга һәм үзенең абыйсына алмаштырырга әзер. Авыр җәрәхәтләнгән Джон иң соңгы көче белән алмашуны үткәрә һәм Питаны әнисенә кире кайтара. Аннары ул җинаятьчеләр кулына бирелә дә, һәм аны машинада күчергәндә башта алган яраларыннан үлә.

Фильмның соңгы чыгышында — көч структуралары вәкиле Мехико Мигел Манзано кулга алган вакытта Даниел Санчесны үтерә.

Актёрлары

Бәяләмәләр Фильм күбесенчә кинокритикларның тискәре фикерләрен алды. Rotten Tomatoes-да фильмның уртача рейтингы . Metacritic-та — .

Сылтамалар

Фильмның күзәтүе һәм тәнкыйте  Роджер Эберт

Искәрмәләр

Төркем:АКШ фильмнары