Кармыш вулысы (рус. Кармышская волость) — 1860-еллардан 1924 елга кадәр гамәлдә булган Казан губернасының һәм ТАССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Казаннан Төньяк-Көнчыгышка 67 чакрым ераклыкта, Татарстанның Төньяк өлешендә урнашкан. Административ үзәк — Казанбаш авылы.
Тарих
Кармыш вулысы территориясе 1552 елга кадәр Казан ханлыгында, 1552 елдан 1708 елга кадәр Россия патшалыгы Казан патшалыгында урнашкан, 1708 елдан 1781 елга кадәр Казан губернасының Казан өязендә, 1781 елдан 1796 елга кадәр Казан наместниклыгының Арча өязендә, 1796 елдан 1860-елларга кадәр Казан губернасының Казан өязендә урнашкан.
1860-елларның икенчке яртысында Казан өязенең өченче стан составында барлыкка килә.Казанский уезд :: Татарская энциклопедия TATARICA
1860-еллардан 1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе составына керә, 1920 елның 25 июненнән декабрьгә кадәр Татарстан АССР Казан кантонының административ-территориаль берәмлеге, 1920 елның декабреннән 1924 елга кадәр Татарстан АССР Арча кантонының административ-территориаль берәмлеге булып тора.
Кармыш вулысы Чыпчык, Арча, Яңа Кишет, Балтач һәм Мамадыш өязенең Аркатау вулыслары белән чиктәш булган.
1924 елда Кармыш вулысы юкка чыгарыла, аның күпчелек территориясе Арча вулысына кушыла.Этнографическая карта Татарской С.С.Республики 1925 года
Административ бүленеш 1883 елда Кармыш вулысында 27 община, 28 торак пункты (Югары Курса, Казанбаш, Күпербаш һ.б.) һәм 1637 йорт хуҗалыгы булган. Крестъян җиренең мәйданы 38 км², сөрү җирләре 230,2 км² тәшкил иткән.Волости и важнейшие селения Европейской России : По данным обследования, произведенного стат. учреждениями М-ва вн. дел : Вып. 1 — 8. — СПб. : Центр. статист. комитет, 1880 — 1886. — 8 т.
1890 елда вулыста 30 торак пункты һәм 2158 йорт хуҗалыгы булган. Җирнең мәйданы 265,8 км² тәшкил иткән.Волости и гмины 1890 года. — СПб. : Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел, 1892. — (Статистика Российской империи). Губернии : I Архангельская — XXV Нижегородская. — 1892. — 380 с. разд. паг. — (Статистика Российской империи; 15).
1897 елда вулыста 29 торак пункты булган.Список селений Казанской губернии 1908.
Халык 188318851890189712528133271405712643
1883 елда халык саны 12528 кеше тәшкил иткән, шул исәптән ир-атлар — 6463 җан, хатын-кызлар — 6065.
1885 елда халык саны 13327 кеше тәшкил иткән.Занятия крестьянского населения Казанского уезда во второй половине XIX века (по материалам периодической печати)
1890 елда халык саны 14057 кеше тәшкил иткән, шул исәптән ир-атлар — 7226 җан, хатын-кызлар — 6831.
1897 елда халык саны 12643 кеше тәшкил иткән. Төп милләт: татарлар.
Авыл хуҗалыгы
1914 елда вулыста 1799 ат, 6641 сарык, 282 кәҗә, 20 дуңгыз һәм 2875 баш мөгезле терлек исәпләнгән.
Шулай ук карагыз
Казан өязе Казан кантоны Сәрдек вулысы Кукмара вулысы Кулай вулысы
Сылтамалар Список селений Казанской губернии 1908.pdf / Облако Mail.ru ГПИБ | Вып. 4. : Губернии Нижне-Волжской области. [Казанская, Симбирская, Саратовская, Самарская, Астраханская]. — 1883. ГПИБ | Губернии : I Архангельская — XXV Нижегородская. — 1892. — (Статистика Российской империи; 15). Казанский уезд :: Татарская энциклопедия TATARICA
Чыганаклар Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. — 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0 Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. — Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008-. — 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5 Волости и гмины 1890 года. — СПб. : Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел, 1892. — (Статистика Российской империи). Губернии : I Архангельская — XXV Нижегородская. — 1892. — 380 с. разд. паг. — (Статистика Российской империи; 15). Волости и важнейшие селения Европейской России : По данным обследования, произведенного стат. учреждениями М-ва вн. дел : Вып. 1 — 8. — СПб. : Центр. статист. комитет, 1880 — 1886. — 8 т. Вып. 4. : Губернии Нижне-Волжской области. [Казанская, Симбирская, Саратовская, Самарская, Астраханская]. — 1883. — VI, 247 с. Берстель, К.П. Список селений Казанской губернии : изд. Казан. Губерн. Зем. Управы / К.П. Берстель. — Казань : Типо-лит.И.В.Ермолаевой, 1908 .- 264с. Адрес-календарь и Справочная книжка Казанской губернии на 1915 год. — Казань : Казан. губ. стат. ком., 1914. -XLIII, 819 с.. -
Искәрмәләр
Төркем:Казан губернасы вулыслары Төркем:ТАССР Төркем:Казан өязе вулыслары Төркем:Арча кантуны вулыслары