Китәк вулысы (, ) — Вәтке губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.
Казан губернасының Мамадыш өязе, Янгол, Чепья, Иске Бөр, Күкшел вулыслары белән чиктәш булган (1890). 22 торак пунктта 9529 кеше яшәгән. Октябрь инкыйлабына кадәр Сәрдекбаш вулысы дип аталган. 1920 елда Татарстан АССРга кушыла, ләкин 1921 елда вулыс халкы соравы буенча кире Вәтке губернасына күчерелә. 1920-елларның уртасында бетерелә.
Искәрмәләр