Әбләким Гафаров, Әбләким Сәлим улы Гафаров (, , 1907 елның 13 сентябре, Таврия губернасы, Евпатория өязе, Чайгөз — 1976 елның 5 феврале, Мәскәү) — совет хәрби, фирка, хуҗалык һәм дәүләт эшлеклесе. Бөек Ватан сугышы елларында Сталинград фронтында Дәүләт саклану комитеты () вәкиле, иң мөһим хәрби операцияләрне планлаштыру һәм тормышка ашыруда турыдан-туры катнашкан. 1942-1946 елларда КПСС Үзәк комитетының авиация һәм кара металл мәсьәләләре буенча бүлеге башлыгы. Генерал-лейтенант.
Тәрҗемәи хәле
1907 елның 13 сентябрендә Таврия губернасы Евпатория өязе (хәзерге Кырым АРУкраина административ бүленеше буенча / Кырым республикасыРФ административ бүленеше буенча, Сак районы) Чайгөз (вариант: Кумсандик) авылында туган. Кырым татары. Н.К. Крупская исемендәге балалар йортында тәрбияләнгән. 1920 еллар ахырында атлы дивизиядә хәрби хезмәттә булган. Каратүбә бистәсендә авыл хуҗалыгы мәктәбен тәмамлагач (1926), ВЛКСМның Кырым АССР Евпатория район комитеты сәркатибе булып эшләгән Османов Ю.Б. Три встречи. Сайт Национального движения крымских татар (НДКТ). 1931-1934 елларда Сак бромзаводы директоры. 1935 елда Бөтенсоюз сәнәгать академиясен (ru) бик яхшыга тәмамлаган һәм аспирантурага укырга кергән. 1935-1938 елларда ССРБ химия сәнәгате министрлыгының химик тозлар тресты идарәчесе. 1938-1940 елларда ССРБ ХКШ каршындагы Дәүләт контроль комиссиясе () бюросы әгъзасы һәм рәис урынбасары. 1940 елдан ССРБ Дәүләт контроле халык комиссариатының Баш контролеры. 1941 елның 20 июненнән ССРБ ХКШ каршындагы Дәүләт штат комиссиясе рәисе урынбасары. 1942 елдан ВКП (б) Үзәк комитетының кадрлар идарәсе мөдире урынбасарыЧынбарлыкта, илдәге авиация заводларын тикшерүче. Бөек Ватан сугышы елларында Сталинград саклану комитеты рәисе (яки Сталинград фронтында ССРБ Дәүләт саклану комитеты () вәкиле) Абляким Гафаров. 1942-1946 елларда КПСС Үзәк комитетының авиация һәм кара металл мәсьәләләре буенча бүлеге башлыгы буларак, иң мөһим хәрби операцияләрне планлаштыру һәм тормышка ашыруда турыдан-туры катнаша, шуның өчен генерал-лейтенант хәрби дәрәҗәсе бирелә. 1945 елда Пекинда Кытайның яңа (Чан Кайши) хөкүмәте белән ССРБ арасында элемтәләр урнаштыру өлкәсендә эшли Татар электрон китапханәсе. 1946 елдан ССРБ Дәүләт контроле халык комиссарының (соңрак министрының) беренче урынбасары, ССРБ министрлар шурасы каршындагы полимерлар сәнәгате идарәсе башлыгы.
1956 елдан соң кырым татарларын туган җирләренә, Кырымга кайтару буенча хәрәкәттә актив катнаша Эминов Р.Я. Мемуары. Сайт «Литсовет», 03.02.2016.
1976 елның 5 февралендә Мәскәүдә вафат. Данилов зиратының (Мәскәү) татар өлешендә җирләнгән.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Ике (вариант: дүрт) Ленин ордены Хезмәт Кызыл Байрагы ордены Кызыл Йолдыз ордены 1нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены
Хәтер Акмәсҗит шәһәренең Киев районындагы урамга исеме бирелгән Почтовый индекс улица Аблякима Гафарова, г. Симферополь.
Әдәбият Война. Судьбы. Память. Песни (составители Небольсина М.В., Хамидуллин Б.Л.). К.: «Идел-пресс», 2015. ISBN 978-5-85247-796-5
Сылтамалар Абляким Гафаров. anaurt.com, 19.02.2015 Абляким Гафаров. milli-firka.org Юрий Зайнашев. Кем был мой дед Абляким Гафаров Мы помним: Крымские татары в Великой Отечественной войне
Моны да карагыз Абляким Гафаров (Цикл «Герои Великой Отечественной войны») (видео телеканала МИЛЛЕТ, 1:08)
Искәрмәләр
Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашучылар Төркем:Бөтенсоюз сәнәгать академиясен тәмамлаучылар Төркем:Генерал-лейтенантлар Төркем:ССРБ дәүләт эшлеклеләре Төркем:Шәхесләр:ССРБ Төркем:Кырым татарлары